Яр буйлары иркен сулады.

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бу вакыт эчендә Мамадышта һәм авылларыбызда да шактый гына эшләр башкарылды. Урамнар, ерганаклар һәм инешләр буйлары чистартылды, Агач утырту көннәре үткәрелде. Авылларыбызда чишмәләр төзекләндерелә. Узган атнаның җомгасында Мамадышыбызда “Чиста яр буе“ акциясенә старт бирелде. Көндезге әбәттән соң “Яшьлек“ скверына шәһәребез оешма-предприятиеләреннән йөздән артык кеше җыелды. Алар Ушма елгасының сулъяк ярындагы чүпләрне җыеп чыктылар. Бер рәттән бер метр үсәргә өлгергән үләннәр дә йолкынды. Бер төркем өмәгә килүчеләр Ушма елгасы аша салынган күпер төбендәге чүпләрне җыештырдылар. Ул тирәдә яшәүче кайберәүләрнең тәртипсезлегенә үзебез дә ышандык. Бакчаларындагы алмагачларының ботакларын кисеп, күпер янындагы агачлар арасына чыгарып атканнар иде. Тавык йомыркасы кадәр яшел алмалары да эленеп тора. Ул ботакларныбит ерактан китереп ташламаганнар! Яр буеннан җыелган чүпләр, капчыкларга тутырып, торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте тракторына төяп җибәрелде. Ул арада икенче төркем эшче һәм хезмәткәрләр Абаган янына – Нократ яр буен чистартырга юнәлде. Анда да шактый пластик шешәләр, пакетлар җыелды. Боларын инде балыкчылар, су коенучылар ташлап калдырган. “Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында чиста“, – диләр. Көн саен бер генә кеше нәрсә булса да ташлап калдырса да, бер-ике айда, бер елда шактый чүп җыела шул. –Мондый өмәләрне системалы рәвештә үткәреп торачакбыз. Безнең сәламәтле- гебез чисталыкка да бәйле. Чиста мохиттә яшәргә кирәк, – диде акциядә катнашырга килгән эшче-хезмәткәрләрне оештырып йөрүче шәһәр башкарма комитеты җитәк- чесе киңәшчесе Раил Дөлмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International