Быелдан күпфатирлы йортлардагы гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлауга взнос түләү өчен субсидия-ташлама алуга хокукларны раслау өчен ташламага ия булучыларның үзләре яши торган торак биналарга мөлкәти хокукларын раслаучы документлары булырга тиеш. Әгәр хокуклар ЕГРП да теркәлгән икән, гариза бирүче таләп ителгән документларны тапшырудан азат ителә. Күрсәтелгән белешмәләр социаль яклау органнары тарафыннан электрон төрдә соралалар. Югарыда телгә алынган документлар агымдагы елның 13нче июненнән 29нчы декабренә чаклы социаль яклау органнары тарафыннан расланган график буенча кабул ителәчәкләр. Капиталь ремонтка ташламалар буенча исәп-хисап, органнарга чакырылырга бер ай кала, элеккеге механизм нигезендә ясала. Чакырылган айдан исәп-хисап милек турындагы мәгълүматларны истә тотып эшләнә. Әгәр ташламага ия булганнар таләп ителгән докуменларны алып килмәсә, “капиталь ремонт“ хезмәтенә түләүгә ташламаларга исәп-хисап ясалма- ячак. Бу – ташламага ия булган зат милекче булып саналмый, дигән сүз. Социаль яклау органнары- на документлар тапшыру вакыты турындагы мәгълүматлар торак-коммуналь хезмәтләргә түләү счет-фактураларының икенче ягында күрсәтелгән. Әгәр алар юк икән, димәк торак бинага мөлкәти хокук турындагы мәгълүматлар ведомствоара электрон үзара бәй- ләнеш тәртибендә алынган, дигән сүз. Бу очракта документларны тапшыруның хаҗәте юк. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-29-82; 3-22-83; 3-34-54.