Экономияле яктырткычлар.

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Мәгълүм булганча, агымдагы елда үзара салым акчалары, нигездә, торак пунктларында урам яктырткычларын экономиялерәкләренә алыштыруга тотылачак. Бу эш авыл җирлекләрендә башланды инде. Югары Сон авылында “Энергоцентр“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ике бригадасы эшне төгәлләделәр. Торак пункты урамнарына 120 яктырткыч урнаштырыла. Әлеге җаваплы эшне Альберт Хәбибуллин һәм Николай Кушаев бригадалары башкарып чыга. Элеккеге лампаларны авыл җирлеге җыеп ала. Җәмгыять җитәкчесе Сергей Медведев сүзләренә караганда, аның егетләре Югары Сон, Түбән Ушма, Югары Ушма авыл җирлекләренә кергән торак пунктларында яктырткычлар алыштыруны төгәлләгәннәр. Бу көннәрдә Отарка җирлегендә тәмамларга җыеналар. Сергей Александрович әйтүенчә, бер яктырткычны урнаштыруның үзкыйммәте 3800 сумнан артыгракка төшә. Кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә проблемаларның туганы юк. Башка торак пунктларында да тоткарлыклар булмаячак, диләр электрчылар. Моннан тыш кайбер авылларда бишенче чыбык алыштыру да дәвам итәчәк. Яктырткычларга аларны җитештерүче завод биш ел гарантия бирә. “Энергоцентр“ базасында моны контрольдә тоту өчен махсус инженерлык үзәге оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International