Кече Кирмәнне үз иткән “Рус малай“.

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Кече Кирмән мәктәбе каршында Ленин ордены кавалеры Вәлиәхмәт Сөләймановның бюсты тора. Иреннәрендә – елмаю. Ул, әйтерсең, Фәйзерахманның әтисе туган авылында гомер кичерүенә шатлана.

Узган гасырның җитмешенче елларындагы туган авылым сабан туйларын еш искә алам. Бертуган Шакирҗановлар, Минеголовлар һәм Шакировлар, Миңнелот Әгъзамов, Фәйзерахман Вәлиәхмәтов, Нурулла Хәбибуллин озак еллар көрәш мәйданының күрке булдылар. Көрәш баллар җыеп түгел, чиста җиңүгә кадәр дәвам иткән, икешәр көн барган еллар иде ул. Күрше кияве, авылыбыз фельдшеры булып эшләүче Мәдинә апаның җәмәгате Фәйзерахман абый да бик каты көрәште, батыр калган еллары да булды. Берәр кеше авырып, ашыгыч рәвештә Мамадышка хастаханәгә алып барырга туры килсә, көрәшне ташлап, юлга чыгып китә иде. Безнең “Кызыл партизан“ күмәк хуҗалыгында шофер булып эшләде ул. Русча яхшы белә дип, гел ерак рейсларга йөртәләр иде аны. Совет заманнарында колхоз шоферлары да Россиянең кайсы төбәкләренә генә барып чыкмыйлар иде бит. Без яшь идек әле – Фәйзерахман абыйның ярты сүзне русча, яртысын татарча сөйләшүенә гаҗәпләнә идек. Әтисе Вәлиәхмәт ага Сөләйманов Ленин ордены белән бүләкләнгән шахтер булган икән. Фәйзерахман абый Ставрополь краеның Греческое авылында гаиләдәге бишенче бала булып дөньяга килгән. Бөтен дөньяга данлыклы Бородинода да торганнар алар. Аңа ун яшь чакта әнисе Гайниямал вафат булган һәм Бородинода җирләнгән. Абыйсы Раданисның кабере дә шунда. Әле

шушы араларда гына Түбән Кама каласында эшләүче улы Наил: “Әйдә, әти, быел каберләренә барып кайтыйк“,–дигән. Фәйзерахманга унбиш яшь чакта Валиәхмәт ага туган авылы Кече Кирмәнгә әйләнеп кайта. Татарчаны әти- әнисеннән генә өйрәнгән үсмергә авыл мәктәбендә ана телендә уку җиңел булмагандыр. Яшьтәшләре дә аны үз итеп: “Рус малай“, – дип йөртә башлыйлар. Укый башлаган беренче көнне үк күзе мәктәпкә ал кофта киеп төшкән югары оч кызы Мәдинәгә төшә. Күңеленә аны үзенә гомерлек яр итү теләген беркетеп куя һәм шулай булып чыга да. Менә илленче елларын бергә гомер кичерәләр инде алар. Мәктәп тәмамлагач, Фәйзерахманны Үзбәкстанга апасы янына җибәрәләр. Анда шахтада эшли, кич шоферлыкка укый. Армиядә хезмәт иткәндә генерал Дунаевны йөртә. Дивизияләренә Мәскәүдән тикшерү белән килгән армия генералы Николай Огарковка (1977нче елдан СССР Кораллы Көчләре Генераль штабы начальнигы, маршал) ул пешергән уха әйтеп бетергесез ошый. Фәйзерахман башта уха пешерәсе шулпага биш кило ит салып пешереп алган була. Ул арада иптәше белән балык тотып, итле ашны ухага әйләндерәләр. Генерал шундый тәмле уханың серен – рецептын сорагач: “Хәрби сер“,–дип җавап бирә ул. –Тормышыбызда булган кызык хәлләрне еш искә алып сөйләшеп утырабыз,–ди җәмәгате Мәдинә апа. Мәдинә апа озак еллар фельдшер булып Кирмән төбәге халкын дәвалады, хәтта, сызлаган тешләрне дә ала иде. Аның белән төн урталарында авыруларны ашыгыч рәвештә Мамадышка алып киткән чаклары аз булмагандыр. Бәби табарга әзерләнгән хатыннарны да утыртып, юлга чыгып чапканнар алар. Кабат Мәдинә апа, берничә чакырылыш рәттән, авыл Советы рәисе булып эшләде. Әнисе – Миннур апа да алар белән торды, сиксән алтынчы яшенә кадәр гомер кичерде. Миннур апаны үз әнисе кебек якын итә, аңа: “Әни“, – дип эндәшә иде Фәйзерахман абый. Миннур апа да аны үз кызыннан якынрак күрде бугай. Мәдинә апа белән Фәйзерахман абый Вәлиәхмәтовлар кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерәләр. Наилә – соңгы ун елда СТОС рәисе булып эшли, Наил төзелештә. Ә Фәйзерахман абый белән Мәдинә апа бәхетле картлыкларын кичерәләр. Бүген инде оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International