Бүген Татарстанда кемгә яшәүләре рәхәт? Ышанырсызмы, юкмы – аюларга. Соңгы елларда алардан зарланучы гөмбәчеләр, умартачылар саны торган саен арта бара. Районыбыз урманнарга бай булгач, безнең якларны да үз итәргә өлгерделәр алар.
Хәер, чалыш аяклар моннан утыз еллар элек тә күренгәләгәннәр. Кулым каләм алгач та, гомере буе “Кызыл партизан“ колхозында умартачы булып эшләгән Харис Мингалиевның сөйләгәннәре искә төште. Аның: –Бер елны умарталык янәшәсендә үскән агачларда ниндидер җәнлекнең ышкынып, кәүсәдә калды- рган йоннарына тап булганым бар иде. Баксаң, ул аюныкы булып чыкты. 80нче еллар азагында булды бу хәл: беркөнне умарталыкка килсәм, берничә умарта җирдә авып ята. Аларның эчендәге берничә рамнары юкка чыккан. Янәшәләрендә–олы эзләр Рамнарның берничәсен умарталык янәшәсендәге аланлык- та печән чапканда таптык. Дөнья хәлен белеп булмый, дип умарталык кырына буш умарталар куя башладым. Аларга да кагылган чаклары булды. Бал сөюче киек эчкә артык узмый иде. Берничә ел шулай җәйге айларда безнең умарталыкта кунак булып, сыйланып киткәләде, – дигәннәре әле дә хәтеремдә. С оңгы унеллыкта аларның “батырлыклары“ турында язмалар матбугат битләрендә еш күренә башлады. Узган ел Югары Сон авылыннан ерак түгел, Ишки ягындагы урманда урнашкан бер умарталыкка зыян китергән ул. Аның субарендаторы, умартачы Айдар Азаматов Казан егете, әле беренче елын гына биредә эшли башлаган. –Бу урыннан ерак түгел аю өне урнашкан. Безне даими “борчып“ торучы чалыш аяк анда бер мәртәбә кышлаган да, умарталык тирәсеннән ерак китәргә җыенмый хәзер. Умарталыкны ул үзенең “биләмәләре“ дип саный, ахрысы. Узган май аенда ике атна чамасы безнең тирәдә йөрде ул. Бер тапкыр төне буе үкереп чыкты. Хәзер безне электрокөтүче белән Лайка токымлы эт коткара. Маэмай үзенең өрүе белән җәнлекне территориягә якын җибәрмәскә тырыша. Аю тәпиләренә генә эләгә күрмәсен инде. Шуңа күрә, без дә сак булырга тырышабыз. Саклану өчен мылтыгыбыз юк. Булган очракта да, илдә футбол буенча Конфедерация Кубогы бәйгеләре бару сәбәпле, аны кулланып булмас иде. Шуңа күрә без сак йөрергә тырышабыз. Узган ел умарталыкта башка кеше эшләде. Ул бирегә килеп кенә китә торган булган, минем кебек кунып ятмаган. Кеше юк ча- гында аю берничә тапкыр умарталарын талап киткән, – дип сөйләде ул. Безнең якларга аюлар ничек килеп чыккан соң? Моның сәбәбе гади кебек: Себердә урманнар яна, Ки- ров, Марий һәм урманнарга бай төбәкләрдә күпләп агач киселә. Менә шулар чалыш аякларга яшәү урыннарын алыштырырга сәбәп булып торадыр, дип уйлыйм. Җитмәсә, Татарстанда көрән аю Кызыл китапка кертелгән. ТР Табигатьне саклау һәм хайваннар дөньясы объект- ларын файдалану буенча идарә белгечләре әйтүенчә, җөмһүриятебез территори- ясендә соңгы ун елда аюларның баш саны 100 чамасы тәшкил иткән. Аларның зур күпчелеге республикабызның урманнарын үзләренең даими яшәү урыннарына әверелдергәннәр. Кызыл китапны әзерләгәндә, аларны исемлектән сызып атарга дигән тәкъдим дә кертелгән, әмма кенәгәне әзерләүче комис- сия әгъзаларының зур күп- челеге моңа каршы килгән. Шуңа күрә аларны ату за- конны бозуга керә. Димәк, аю урманның тулы хокуклы хуҗасы булып санала, дигән сүз. Әгәр аңарга ау рөх- сәт ителә башласа, аларның баш саны кискен кимемәс, яисә бөтенләй юкка чыкмас, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Аюлар, алар белән очрашканда үз-үзеңне тоту турында күбрәк мәгълүмат туплау комачау итмәс. Аның холкы да кешене- кенә тартым: ул тыныч та, агрессив та булырга мөм- кин. Шуңа күрә, урманга, аларга якын елга-ерганакларда йөргәндә һәрвакытта да сак булырга кирәк. А лга таба аюларның баш саны артырмы-юкмы, моны тәгаен генә әйтә алучы юк әле. Бүген дөньяның күп кенә мегаполисларында җәнлекләрнең ке- шеләр белән янәшәдә яшәүләренә күнегелгән инде. Безгә андый “бәхет“ күктән яумас, дип ышанасы килә. Аю кеше белән “дус булырга“ бик ашкынып тормый шул. Шуңа күрә, кем умарталык тота, ул аны аюлардан саклау турында кайгыртырга тиеш.