Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды. Кайбер хужалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрне начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да туклыклы элементларга булган хаҗәтеннән чыгып кертелми. “Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык кертү очраклары да бар. Нәтиҗәдә, туфракка зыян салына. Кулланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечен белергә тиеш. Биш елга бер тапкыр туфракка агрохимик тикшерү уздыру мөһим. Бу вакытта аның деградациясе, авыр металлар, пестицидлар һәм башка төр матдәләр белән зарарлануы ачыклана. Тикшерү вакытында туфрак тискәре нәтиҗәләр күрсәтсә, агрохимик чаралар кулланыгыз. Югарыда күрсәтелгән чараларны үтәмәгән, туфракка агрохимик тикшерү уздырмаган гражданнарга 20000 алып 50000 сумга; эшмәкәрләргә 50000 алып 100000 сумга; юридик затларга 400000 алып 700000 сумга кадәр штраф салу каралган. Россия Хөкумәте карары нигезендә авыл хужалыгы җирләренең уңдырышлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә киметүче критерийлар расланды. Моның өчен туфрак-агрохимик казылмалары өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк. Туфрак кешене – азык- төлек, малларны – терлек азыгы, сәнәгатьне чи- мал белән тәэмин итүче табигый байлык. Шуңа күрә туфракны саклау дәүләт һәм муниципаль органнарның бурычы“, – дип хәбәр итә Татарстан буенча «Россельхознадзор» идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы Рәүф Исмәгыйлов.