8нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

8нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да әлеге күркәм бәйрәм белән котлыйм. Чыннан да, гаилә – җәмгыятебезнең төп, кыйммәтле һәм кадерле күзәнәге, һәркемнең күңел җылысының бетмәс чыганагы. Гаиләдә бер-береңә тугрылык һәм ярату – берни белән дә бәяләнми торган бәхет кенә түгел, бу – зур җаваплылык һәм авыр хезмәт тә. Яшь буыныбызның иң яхшы гаилә традицияләренә тугры калуы, балалар тәрбияләү буенча барлык бурычларны да өсләренә алырга, әти-әниләренә ныклы терәк булырга әзерлекләре – бик сөенечле күренеш. Нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык яткан гаиләләребез һәрчак нык, имин, бәхетле булсыннар. Иң изге һәм якты булган мәхәббәтне гомер буе сүндерми саклавыгызны телим.

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International