Бозуларны “үлчәү“ безнең тәртипне үзгәртер.

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Районыбызда квартал саен халык арасында социологик сораштыру үткәрелә. Нәтиҗәләре коррупциягә каршы комиссия утырышында тыңлана, тиешле карарлар кабул ителә, алар муниципаль район сайтында урнаштырыла.

2016нчы елда хезмәт күрсәтү өлкәсе буенча 4 сораштыру үткәргәннәр: –медицина учреждениеләре тарафыннан; –халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү; –эшмәкәрлек; –халыкның коррупция турында фикерләрен өйрәнү. Мамадышлылар коррупция турында нәрсә уйлыйлар? Тикшеренү вакытында 180 кеше сораштырылган, аларның 63 процентын хатын-кызлар тәшкил иткән. 50 яшьтәге һәм өлкәнрәкләр – 31%, 30дан – 49га кадәр – 48%, 18дән – 29га кадәр – 18%, 18 яшькә кадәр 3%. Шунысы кызыклы, “коррупция“ дигәндә, сораштырылганнарның 42%ы – ришвәтчелекне, 21%ы – хезмәт вазыйфаларын шәхси максатларда куллануны, 19%ы дәүләт чара- ларын шәхси максатларда куллануны күз алдында тота. Соңгы 3 елда районда коррупциянең дәрәҗәсе үзгәрүне күрсәтүчеләр юк. 24% респондентлар муниципаль районда коррупция бар, дип саный. Аның булганлыгын 26% ре- спондентлар кире кага, 28%ы – элекке дәрәҗәдә калды, дип исәпли һәм 22% җавап бирергә авырыксынган. “Сезгә мәгълүмат алуның төп чыганагы нәрсә?“ – дигән сорауга җавап бик кызыклы. Җаваплар түбәндәгечә: Коррупция таралуның төп сәбәбе, сораштыруда катнашучылар фикере буенча, чиновникларга, аларның керемнәренә һәм чыгымнарына кырыс контроль булмауда (35%), бюджет тармагындагыларның хезмәт хакы түбән булуда (23%), җәмәгатьчелек контроле җитмәүдә (14%). 71% респондентлар коррупция белән көрәшергә мөмкин, 29%ы – юк, дип саный. Районның төрле учреждениеләрендә коррупция белән иң аз зарарланганнар (кимү тәртибендә) – салым хезмәте, мәгариф системасы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, район прокуратурасы һәм район суды. Иң коррупцияләнгәннәргә медицина (25%), полиция һәм ЮХИДИ (19%), авыл җирлекләрен (18%) керткәннәр. Болар сораштыруда катнашкан гражданнарның фикерләрен генә чагылдырганын да күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта, коррупция факты турында сораштыручыларның күпчелеге власть органнарына хәбәр итәчәкләренә шикләнәләр. 32% – хәлнең ничек килеп чыгасына бәйле булачак, ди. 31% – бу сорауга җавап бирергә авырыксына. 15% кына хәбәр итәчәкләрен әйтә. 44%ның районда коррупция чагылышларын кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында җавап бирергә шикләнүләре борчуга сала. 24% – эш нәтиҗәле алып барыла, дип исәпли. 32% – күрелә торган чаралар җитәрлек түгел, ди. –Халык арасында социологик сораштырулар соңгы ун ел дәвамында уздырылып килә,–ди муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмче- се Олег РЫЛОВ. – Моның өчен интервью кебек махсус эшләнмә кулланыла. Алар буенча әзерләнгән материал кабат район буенча, төрле хезмәтләрнең эшчәнлегендә кулланыла. Аның белән районның “Халык почтасы“ белән эшләгән кебек үк эшлиләр. Халыкның власть белән хезмәттәшлек итүенең бу төре кешеләрдә ышаныч тудыра, кечерәк адымнар белән булса да, мамадышлыларның коррупциягә мөнәсәбәтләре дә үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International