«Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә үткәреләчәк.

2017 елның 7 июле, җомга

Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә була. Бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелүе дип хәбәр итә Мамадыш муниципаль районының рәсми сайты.

Ел саен бәйрәмгә катнашучылар арта – анда 60 меңнән артык кеше җыела.

Бәйрәм кичке 17.00 сәгатьтә башлана. Кунакларны “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле җырлап каршы ала.

Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International