Ишегалды бәйрәм итте.

2017 елның 7 июле, җомга

Шәһәрнең Домолазов урамындагы 33 фатирлы 18нче санлы йорты ишегалды бәйрәме уздырды. Йорт өчен җаваплы Гөлгенә Гайнанова үзенә йөкләнгән вазыйфаны май уртасыннан гына башкара башлаган. Аның сүзләренә караганда, кыска гына вакыт эчендә шактый гына вак-төяк ремонт эшләре үткәрергә өлгергәннәр. Йортта яшәүчеләр аның ишегалды бәйрәме уздырырга теләге барлыгын хуплап каршы алганнар. Гөлгенә әйтүенчә, чараны уздыруга өлеш кертмичә бер фатир да калмаган. Ишегалдына мул өстәл табыны әзерләнде, бер читтә уха пешерелде. Аңардан һәркем авыз итте. Бәйрәм көнне бала-чага рәхәтләнеп уйнады, җырлады, биеде. Алар өчен төрле конкурслар оештырылган иде. Аларга дистәгә якын иганәченең бүләкләре тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә чарага үзләреннән өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International