Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Быел районда 15 янгын теркәлде. Узган ел әлеге күрсәткеч бергә артыграк иде. Кызганычка каршы, бу афәт кешеләрнең үлеменә дә китерде. Былтыргы кебек агымдагы елда да янгында ике кешенең гомере өзелде. Афәт чыгуның сәбәпләре нидә соң? Тугыз очрак электр җиһазларын монтажлаганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү белән бәйле булса, өч янгынга җылыту мичләрен урнаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү “гаепле“. Шулкадәр афәт кешеләрнең ут белән саксыз кыланулары нәтиҗәсендә килеп чыккан. “Райондашларга янәдән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга кирәк- леген искәртеп узабыз. Югарыда телгә алынган таләпләр һәркемгә мәгълүм. Әмма кешеләрнең аларны саклауга, үтәүгә салкын карашлары шундый бәлаләргә китерә дә инде. Бәладән бер мизгел генә аерганын истән чыгармаска кирәк“, – ди Мамадыш районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Павел Руднев.