“Олимп“ Боз сараенда хоккейчыларның кәшәкәләр, фигуралы шуучыларның тимераяклары тавышы кичә генә тынган. “Олимп-2003“ һәм “Олимп-2002“ командаларының Татарстан беренчелекләрен отуы, соңгы коллективның “Алтын алка“ Бөтенроссия уеннарының Сочида узган финалында икенче урынны яулауларын әле кичә генә зурлап үткәрелгән кебек. Әлеге уңышлар хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр мәктәбен, уенчыларны яңа формалар белән тәэмин итәргә нык ярдәм итте. Болар һәм башкалар турында мәктәп директоры ЗӨЛФӘТ ХӨСНЕТДИНОВ белән әңгәмәбездә. –Зөлфәт Мансурович, узган сезонга йомгак ясыйк әле. –Үткән сезондагы уңышлар безгә Татарстандагы кече шәһәрләр арасында иң яхшы мәктәп, дип танылуга ярдәм итте. Без җөмһүриятебездә беренче урынны яуладык, ди- гән сүз. Узган сезонда командаларыбызның уңышлары ике команданы киемнәр белән тәэмин итәргә нык ярдәм итте: 2005нче һәм 2010нчы елларда туган хоккейчылар өчен тулы комплект кайтачак. Моннан тыш, базабыз кәшәкәләр һәм каскалар белән дә тулыландырылачак. Боз катыру җайланмалары да җентекләп карап чыгылды. –Быел боз сарае ишекләрен кайчан ачачак соң? –Сезонны ябып, бозны эреткәч тә төрле дәрәҗәдәге ре- монт эшләренә керештек. Бүгенге көндә хоккей тартма- сында эшләр тәмамланып килә инде. 29нчы июньнән боз катырырга тотыначакбыз. Ә инде 10нчы июльдә хоккей тартмасы тулы куәтенә эшли башлаячак. –Хоккейчыларыбыз бу мизгелләрне зур түземсезлек белән көтәләрдер? –Аларга сөенергә иртәрәк әле. Иң беренче булып безнең сарайда Екатеринбург, Казан шәһәрләреннән килгән фигуралы шуучылар күнегүләр уздырачаклар. Димәк, боз сарае арендага биреләчәк, дигән сүз. Ә инде август аенда Архангельсктан хоккейчылар киләчәк. –Боз тәүлек әйләнәсе арендага алган спортчылар карамагында булмыйдыр ич? –Массакүләм шууны күз алдына китереп соравыгыздыр инде. Планда ул бар. Чөнки җәйге каникуллар вакытында анда шуарга теләүчеләрның күп булачагына шигем юк. Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ