15нче июнь көнне “Беренче канал“, “Россия 1“ һәм “Россия 24“ каналларында туры эфирда “Владимир Путин белән турыдан- туры линия“ исеме астында махсус программа чыкты. Икенче көнне Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта 2017нче ел бюджетына төзәтмәләр керттеләр. Документ төп укылышында ил җитәкчесенең гражданнар белән диалогын истә тотып үзгәртелде.
Ил башлыгының россиялеләр белән турыдан-туры аралашуын күргән һәм ишеткән мамадышлылар халыкны кызыксындырган сорауларның конкрет булуын, аларга реакциянең төбәк һәм җирле даирәләрне онлайн-режимда эшләргә мәҗбүр итүе белән килешерләр. Аларның барысы да илнең иҗтимагый-сәясәт һәм социаль-икътисадый тормышына кагылдылар. Соңыннан Россия Президенты үзенең революцион ачышлар ясавын белдерде. Гражданнардан ишеткән сораулар белән ул көн саен, даими режимда шөгыльләнә. Бу көн- не гражданнар туры диалог мөмкинлегеннән файдаланып калдылар, үзләренең борчылуларын җиткерделәр, “авырткан нокталарга“ акцент ясый алдылар. Бу – дөрес тә. “Чыннан да, кайчагында үзеңнең проблемаң белән төбәк һәм муниципаль дәрәҗәгә генә үтүе кыен. Ләкин бу коллегаларыбыз төбәкләрдә, муниципалитетларда гел эшләмиләр, дигән сүз түгел“, – дип ассызыклап үтте Владимир Путин. Минем искә тагын властьның “мамадышча“ – халык белән җайга салынган элемтәсе искә төште: “Халык почтасы“ гамәлдә булуы (анда безнең халык моң-зарын гына белдерми, җитәкчелеккә һәм җаваплы затларга рәхмәтен дә белдерә); халыкны атна саен кабул итү; түрәләрнең һәм җитәкчеләрнең диалоглары; җирле эфирда һәм мас- сакүләм матбугат чараларындагы “Җан авазы“ рубрикасы астында сорау-җаваплар. Дәүләт җитәкчесе дә шуны ассызыклап үтте: “нигездә үзенең проблемасын чишмәгән кешеләр мөрәҗәгать итә. Зур санлы кешеләр килеп чыга. Моны исә нәкъ төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләр тәэмин итә дә инде“. Аның әйтүенчә, Россия икътисадында рецессия тәмамланды, ил үсеш чорына күчте. Әлегә ул тыйнак кына булса да, өченче кварталда инде тотрыклылык күзәтелә. Владимир Путинның россиялеләр белән әңгәмәсе дүрт сәгать чамасы дәвам итте. Аның файдалы һәм нәтиҗәле булганмы-юкмы икәнлеген белү өчен шуның буенча нәтиҗә ясарга була: икенче көнне Дәүләт Думасында 2017нче ел бюджетына, “Турыдан-туры элемтә“не истә тотып, үзгәртүләр кертелде. Закон чыгаручылар “төбәкләр бюджетын баланслы тоту өчен дотацияләрне арттыра алдылар“. Закон проектында мәдәниятка өстәмә рәвештә өч миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шунысы кызык: шуның миллиард сумын балалар сәнгать мәктәпләренә музыка кораллары, балалар театрлары һәм балалар танып белү тeризмы өчен юнәлдерү күз уңында тотыла. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе Андрей Макаров, агымдагы ел бюджетына күз уңында тотылган үзгәрешләр нигезендә социаль сәясәткә өстәмә рәвештә – 6 миллиард, мәгарифкә – 3 миллиард, массакүләм матбугат чараларына – 2,7, тирәяк мохитне саклауга һәм шуның белән бәйле чараларга якынча 19 миллиард сум һ.б. бүлеп биреләчәк. Депутатлар бүген бюджетка үзгәрешләрне өченче укылышта карыйлар. –Билгеләнгән өстенлекләрне истә тотып, әлеге төзәтмәләр кабул ителер һәм мәдәният тармагы “иркен сулыш алыр“, дип ышанам, – ди район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов. – Чыннан да, нәрсәгә генә тотынма, бөтенесе дә кирәк. Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбендә нык кына таушалган музыка коралларын яңарту комачау итмәс иде. Ил башлыгының һәм депутатларның әйткәннәре эшләреннән аерылмас, дип уйлыйм.
НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ тәрҗемәсе.