Малың чирләсә – бәла.

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Ренат Фазылович, шушы араларда гына Германиядә булып кайттыгыз. Анда терлекчелекнең, ветеринария хезмәтенең оештырылышы нинди тәэсирләр калдырды? –Германиягә районга кайтачак буаз таналарны карантинга куярга барган идем. Анда авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән фермерлар шөгыльләнә. Бер фермерда иң күбе – 50-55 баш мал. Карантин мәйданчыгы элекке ГДР территориясендәге Костер Ленин дигән авылда иде. Фермерларның терлекчелек биналарында да булдым. Һәркайда чисталык. Биналарга асфальт юллар килә. Ике-өч кеше эшли. Малларга азыклар сатып алына. Анда фермерлар игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә берьюлы шөгыльләнмиләр. Азыкларны башка фермерлар әзерләп сата. Ветеринария хезмәте дә аерым. Аларны чакырып заявка бирәләр. Германия – авырулардан азат ил. Малларга бездәге кебек вакцинация ясамыйлар. Терлектә шик туа икән, лаборатор тикшерү үткәрәләр. Чир килеп чыкса, фермадагы бөтен баш санын юк итәләр һәм күпмедер вакыт анда мал кертмичә торалар. Июль башында карантинга куелган таналарны тикшереп алып кайтачакбыз. –Ә үзебездә ветеринария хезмәте күрсәтү нинди тәртиптә оештырылган? –Безнең Мамадыш районында унике ветеринария участогы, ике ветеринария пункты исәпләнә. Һәркайсына авыллар беркетелгән. Кайберләренә – бишәр, кайберләренә ун авыл туры килә. Барысы егерме алты ветеринария табибы хезмәт күрсәтә. Алар җәмәгатьче- лек секторына да, шәхси хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтәләр. Соңгы өч елда биш участок ветеринария участогы җиңел автомашиналар белән тәэмин ителде. Планда – барысын да машиналы итү. Соңгы өч елда хезмәт хакын унбер меңнән унҗиде мең сумга кадәр күтәрә алдык. Тагын да арттыру өстендә эшлибез. –Германиядән таналар кайтарылачагы турында сөйләдегез. Районга башка төбәкләрдән маллар күп кертеләме? –Крестьян-фермер хуҗалыклары да нәселле маллар алып кайта башладылар. Кем генә булса да, башка төбәкләрдән мал алып кайтырга уйлый икән, иң элек безгә мөрәҗәгать итсеннәр. Кош гриппы, дуңгызларның африка чумасы, башка төрле куркыныч авырулар килеп чыгып кына тора. Районда карантинлы чир табылса, бөтен баш санын юк итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә, “Сакланганны – саклармын дигән“,–әйтемне онытмаска иде. Тиздән Корбан бәйрәме җитәчәк, мөселманнар сарыклар сатып ала башлаячаклар. Корбанлык малларны үзебезнең төбәкләрдәге, белгән кешеләрдән генә алырга киңәш итәм. Кавказ якларыннан да алып киләчәкләр. Андагы сарыклар арзан, әмма анда ветеринария хезмәтенең дәрәҗәсе бик түбән, төрле авырулар булырга мөмкин. Районга сарыклар алып керергә теләүчеләр дә безгә килеп рөхсәт алырга тиешләр. –Безнең райондагы малларда нинди авырулар очрый? –Аллага шөкер – карантин чирләр юк. Узган ел котыру авыруы факты булмады. Быел да юк әле. Төлкеләргә вакциналы приманкалар таратылды. Сыерларның каннарын алып тикшергәндә лейкозлы маллар очраштыргалый. Аларны унбиш көн эчендә суеп сатарга киңәш итәбез. Сөтләрен – кайнатып та эчәргә ярамый. “Табиб – кешене, ә ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый.“ Бөек рус галиме ИВАН ПАВЛОВ. 2020нче елга Россиядәге малларда лейкоз авыруы булырга тиеш түгел, дигән бурыч куелды. Туберкулезны да елга ике тапкыр тикшерәбез. Хәзергә шәхси сектордагы малларда ачыкланганы юк әле. –Таможня берлеге талә- пләре буенча, кибетләргә, кафеларга, рестораннарга тапшырылачак маллар махсус сугым пунктларында суелырга тиеш. Бездә алар бармы әле? –Олыязда фермер Хисмәтовның сугым пункты эшли. Ярминкәгә сатарга алып чыгачак малны суйганчы участок ветеринария табибы килеп карарга һәм белешмә бирергә тиеш. Һәр ярминкә көнне Мамадыштагы ветеринария табибы итләрне тикшереп чыга. –Хәзер кеше өендәге мәченең һәм этнең сәламәтлеге турында да кайгырта. Алар авырып китсә, ярдәм күрсәтәсезме? –Һичшиксез. Авылларда – участок табибларына, Түбән Тәкәнеш, Түбән Сон, Көек - Ерыкса участок ветеринария пунктларына мөрәҗәгать итәргә була. Мамадыштагы ветеринария лабораториясендә операция ясый беләләр. Урамнарда иясез этләр күренгәндә шәһәрдә – шәһәр башкарма комитетына, авылларда җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Быел республикада беренче тапкыр иясез этләрне аулау шәһәр һәм авыл җирлекләренә йөкләнде. Чаллыдагы махсус предприятие хезмәткәрләре гаризалар буенча киләчәк. Маллар үлсә, киләчәктә аларны авыллардагы үләт базларына ташларга ярамаячак. Этләрне, мәчеләрне бакчага, бакча башына алып чыгып күмүне дә туктатырга кирәк. Республика программасы буенча, махсус предприятие аларны Алабугага җыеп алып китәчәк. Районга прицеп кайтты инде, тиздән машинасы да кайтып җитәчәк. –Ел саен яз көне шәхси хуҗалыклардагы малларга тикшерү үткәрәсез. Быел халык түләгән акчалар субсидияләнә, дип хәбәр иттеләр. Кешегә кайда мөрәҗәгать итәргә? –Быел язгы чаралар үткәргән өчен халыктан 500әр сум акча җыелды. 300 сумы субсидия булып кайта. Моны алу өчен акча түләгәнлеккә бездән квитанция, килешү, акт, авыл Советыннан белешмә кирәк. Бу до- кументларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә китереп тапшырасы. Шушы араларда гына, бер киңәшмәдә, авыл җир- лекләре башлыклары алдында бу турыда аңлатып чыгыш ясадым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International