Бу көннәрдә районыбызда Татарстан Республикасы Мамадыш районының вәкаләтле органнарына “БЕРДӘМ РОССИЯ“ партиясеннән депутатлыкка кандидатларны алга таба тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүләр узды. Мәгълүм булганча, 10нчы сентябрьдә 12 округта яңа депутатлар сайланачак: шәһәрдәге 8нче һәм 12нче округларда, Югары Ушма, Дүсмәт, Ишки, Кече Кирмән, Түбән Тәкәнеш, Түбән Шүләңгер, Соколка, Уразбахты, Түбән Яке һәм Түбән Сон авыл җир- лекләрендә. Ике урын депутатларның мәрхүм булулары, 10сы, депутатларның вәкаләтләрен үз теләкләре белән алдан туктату сәбәпле, бушады. Аларда кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү график нигезендә үткәрелде.