“Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимеми,“ – ди хәдис. Узган җомгада, 23нче июнь көнне, районыбыз җитәкчелеге тарафыннан шәһәребезнең академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицеенда 400гә якын кеше катнашында районкүләм ифтар мәҗлесе үтте. Ул олы бәйрәмгә әверелде. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев җитәкчелегендә үткән чарага районның абруйлы дин эшлеклеләре, күрше районнардан да кунаклар, ураза тотучы райондашларыбыз чакырылган иде. Хәзрәтләр Коръән укыдылар, халыкка тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов та мөселман кардәшләрне бәйрәм белән ихластан котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары бергәләп авыз ачып, ахшам намазы укыгач, ифтар мәҗлесе гөрләде. Кунакларның барысына да сыйхөрмәт күрсәтелде, табыннар мул, оештыру дәрәҗәсе югары иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Шундый зур мәҗлесне әзерләп ифтар кылдыручыларга Аллаһы Тәгалә ураза тоткан савапларын бирсен!