Хуш, мәктәбем, алда олы тормыш көтә!

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Алдагыча, районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе Нократ яр буенда истә калырлык итеп оештырылды. Бу көнне кулларына өлгергәнлек аттестаты алган 229 егет һәм кыз унбер ел дәвамында үзләренә белем биргән мәктәпләре, яраткан укытучылары белән аерылуның моңсулыгын күңелләре аша кичергәннәрдер. Акбурлы такталар, һәр дәрескә елмаеп керүче мөгаллим вә мөгаллимәләр, шаярырга да яратучы, шул ук вакытта җитди дә була белүче сабакташлар белән хәзер сирәк кенә күрешеп булачак. Кичәдә чыгыш ясаган дин әһелләре–район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, Урманчы авылы чиркәве настоятеле Михаил Клинов үзләренең чыгышларында кичә генә парта артында утырган чы- гарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә сайлаган югары уку йортларына керүләрен, һәрвакытта да туры юлдан читкә тайпылмыйча, алларына куелган максатларына ирешүләрен теләделәр. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та аларга иң изге теләкләрен ирештерде, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң үзләре сайлаган һөнәр буенча хезмәт куюла- рын теләде, араларында районыбызга кайтучылар булачагына ышанычын белдерде. Аннары ул укуда, җәмәгать эшләрендә, төрле фән олимпиадаларында, спортта, сәнгатьтә уңышларга ирешкән егетләргә-кызларга өлгергәнлек аттестатлары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International