Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында балаларның җәйге ялларын оештыру, аларны вакытлыча эшкә урнаштыру турында сүз алып барылды. Шул ук вакытта авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, хокук бозып исәпкә алынган яшүсмерләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмаска тиеш, дип ассызыклап үтелде. Утырышта ял итү урыннарында балаларга патриотик тәр- бия алгы планда торырга тиешлеге турында да уртага са- лып сөйләшелде. Карап торырга вак-төяк кебек, кичләрен дискотекаларда асылы ни аңлатканы билгеле булмаган җырлар яңгырый. Тәрбиячеләр моны да истә тотарга тиешләр. Аннары җәйге каникуллар чорында әби-бабайлары янына зур шәһәрләрдән кайткан кызлар-малайларга да күз-колак булу комачау итмәс, дигән фикер яңгырады уты- рышта. Анда катнашучылар, агымдагы елгы каникуллар хәвефхәтәрләрсез, “ЧП“ларсыз узасына ышанычларын белдерделәр. Әлеге чарада балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, “Лето“ республика үзәге директоры Раил Моратшин катнаштылар.