Күңелем шатлана.

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Рамазан–мөселманнар өчен саваплар эшләү, игелекләр кылу, сабырлыкка, түземлелеккә өйрәнү, мохтаҗларны сөендерү ае. Кешеләр зәкәтләр, ураза фитралары бирәләр, ифтар ашлары уздыралар. Безнең мәхәлләдә “Изге нур“ мәчете имам - хатыйбы Мансур хәзрәт Батыров ел саен 70тән артык кешегә сумка тутырып күчтәнәч тарата. Быелгысында да ниләр генә юк: шешәле сыек май, ит һәм балык консервлары, ярмалар, токмач, чәй, куертылган сөт, печенье, шикәр... Шәһәр базары янындагы “Хәләл“ кибете хуҗабикәсе Әлфирә абыстай Миннегалиева зәкәткә 60лап кешегә өс киемнәре таратты. 8нче мартта да 50 дән артык хатын-кызга калфак-башлык бүләк иткәнен күзәтеп торган идем. Быел районкүләм ифтар ашы да бик күркәм узды. Оештыручыларга зур рәхмәт. Элеккеге хезмәттәшләрем Римма Әгъләмҗанова һәм Лариса Гайсиналар миңа ураза фитрасы алып килгәннәр. Мине онытмаган өчен Рәхмәт Сезгә! Безне сөендергән өчен, Аллаһы Тәгалә мәңге зурласын. Тараткан зәкәтләрегез, сәдакаларыгызны, үткәргән ифтар мәҗлесегезне Хак Тәгалә кабул итсен. РӘСҮЛӘ КАМАЛОВА, ветеран укытучы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International