Табиблардан аларның пациенты булмаганнар гына курыкмыйдыр. Халыкта шундый гыйбарә бар. Табиб – Җир шарында иң гуманлы һәм хөрмәтле һөнәр ул. Җәмгыятьтә шундый фикер яши. Менә шуларда мәңгелек хакыйкать ятадыр кебек: бәла килсә һәм авырып китсәк, без табибка барабыз. Бит һәр кеше, нинди социаль статуска ия булуына карамастан, аңа үзе өчен иң кыйммәт булган әйберсен – сәламәтлеген ышана. Районыбызның медицина тармагы бүгенге көндә ничек яши һәм киләчәккә нинди планнары бар – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан район үзәк хастаханәсе баш табибы ДАМИР ХАҖИЕВ белән әңгәмәбез шулар турында.
–Соңгы биш елда безнең хастаханә Татарстан Ре- спубликасы буенча уздырыла торган рейтингта беренче унлыкка чыкты. Без күп кенә күрсәткечләрдән кискен алга китеш ясадык. Соңгы елларда ремонтланган 40 ФАП, өч табиблык амбулаториясе турында барыбыз да хәбәрдар. Агымдагы елның июль-август айларында Түбән Козгынчыда ФАП пациентларына ишекләрен ачачак. Ике-өч ел эчендә безнең район офтальмологиясе җөмһүриятебез дәрәҗәсенә чыкты. Бары тик аз санлы пациентлар гына, дәваланыр өчен, башка клиникалар- ны сайлыйлар. Без эшне факоэмульсификациядән башлаган булсак, хәзер глаукоманы һәм башка күз авыруларын операция ярдәмендә дәваларга планлаштырабыз. Гемодиализ бүлекчәсе турында да шуны әйтергә була: ул барлык хастаханәләрдә дә юк әле. Белгечләр әзерләү, җиһазлар, чыгымлы материаллар... Әлбәттә, бу “йөк“ район хастаханәсе бюджеты өчен сизелерлек. Ләкин моны вакыт, бү- генге көн таләп итә, халык бездән заманча алга китешләрне көтә: урында, үзебезнең табибларда тыныч кына дәваланыр өчен. Мин моны эш кабинетымда ишеткән мөрәҗәгатьләрдә һәм шикаятьләрдә дә күрәм. Таләпләрнең дәрәҗәсе арта. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Холтер буенча ЭКГның тәүлеклек мониторингы бер регистратор ярдәмендә башкарылса, хәзер алар дүртәү, аларга чират – ике айга чаклы. Ә бит белгечкә аларны расшифровкалыйсы бар. Барлык кешегә дә эшне тиз тотарга кирәк. –Татарстанда старт алган поликлиникаларны модернизацияләү программасы ярдәм итмичә калма- стыр? –Медицинаның төп бурычларының берсе – клиентларга ориентлашу. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин билгеләп үткәнчә, “Дустанә поликлиника“ проекты үтемлелеккә, ресурсларны файдалануның нәтиҗәлелегенә, нәтиҗә буларак пациентларның канәгатьләнгәнлекләрен күтәрүгә юнәлдерелгән. Поликлиникаларны масштаблы үзгәртү персоналның хезмәт җитештерүчәнлеген – 20, канәгатьләнгәнлекне якынча 30 процентка күтәрер, дип көтелә. Беренчел звенодагы учреждениеләрне модернизацияләү буенча республика программасы ил күләмендә масштаблы проект ул. Аның кысаларында киләсе елда безнең поликлиникада да ремонт уздыру күз уңында тотыла. Вестибюльгә, балалар поликлиникасына, гардеробка реконструкция ясап, без ике-өч ел дәвамында күптәнге хыялларыбызны тормышка ашырачакбыз. –Якын киләчәктә нинди планнар гамәлгә ашырыла? Яңа операция блогы кайчан ачылачак? –Июльдә! Реанимация, стерильләштерү бүлекчәләре булган блокны тантаналы төстә, кунаклар, коллегаларыбызны чакырып кулланылышка тапшырачакбыз, мастер-класс күрсәтәчәкбез. Тагын кабатлыйм: без республика медицина учреждениеләре дәрәҗәсенә җавап бирә торган яңа стандартларга чыгабыз. Мисал өчен, операция бүлегендә ике урынына дүрт сулыш аппараты бар. Газлы стерильләштерү операция ясау вакытын кы- скартачак. Нәтиҗәлелеге “бер башка“ югары булган эндоскопик җиһаз урында малоинвазив операцияләр ясарга мөмкинлек бирә. Бу яңалыклар яшь белгечләрнең күз алдында бара, табибларны рухландыра. Чөнки алар интернатураларны тәмамлаганнан соң, безгә килгәч, Мамадыш хастаханәсендә үзләренең белемнәрен һәм көчләрен практикада файдаланыр өчен барлык шартлар да, уңайлыклар да тудырылганлыкны күрәләр. Коллегаларымны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрикләп, аларның барысына да нык сәламәтлек, уңышлар телим. Хезмәттәге ирешелгән уңышларыгыз һәм рәхмәтле пациентларыгыз сөндерсен.
Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА. Николай Михайлов тәрҗемәсе