Каенана – киленнән, килен каенанадан уңган.

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Алтын туй... Тикмәгә генә шулай дип аталмаган ул, чөнки иңне-иңгә куеп ярты гасыр тормыш сукмагыннан атлау алтынга тиң. Шушы гомер эчендә шатлык-борчулары да аз булмагандыр, җилдавыллары да читләтеп үтмәгәндер. Ләкин бербереңне ярату, хөрмәт итү, кирәк чакта бер-береңә юл куя белү барлык тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткән.

Рәшидә һәм Хатыйм Фәләхиевлар Көек-Ерыкса авылында яшиләр. Үзләре әйтмешли, алар паспорттагы пичәт буенча гына ярты гасыр законлы ир һәм хатын булып исәпләнәләр. Чынлыкта исә, ике елдан матур гаилә коруларына 60 ел тулачак. Хатыйм ага начар ишеткәнлектән тормышлары турында тулы мәгълүматны Рәшидә ападан алдык. Алар икесе дә уты- зынчы елларда туганнар, ул чорларда яшәгән балалар күргән авырлыкларны башларыннан кичергәннәр, мәктәптә хәреф танырга, язарга, кушарга-алырга гына өлгергәннәр. Яшүсмер чакларын да ачык хәтер- лиләр әле алар. –Хатыйм туганыбыз Мәскүрә түтәйләргә килә иде. Шунда еш очраштык. Аннары ул Казахстанга китеп барды. Ике елдан соң гына кайтты. Мин авылда бер егет белән йөрдем, аңа кияүгә чыктым. Әмма аннан аерылып кайтырга мәҗбүр булдым. Булачак ирем авылга кайткач, безнең өйгә минем кулны сорарга килде. Башта, мин бит ирдән аерылып кайткан, балам да бар, кеше нәрсә әйтер, дигән уйлар бимазалады үземне. Ләкин әтиемнең: “Кызым, үкенмәссең, яхшы Каенана – киленнән, килен каенанадан уңган нәселдән ул. Үзе дә акыллы егет, тыйнак, тырыш. Каршы килмә“, – дигән сүзләре бөтен шикләремне юкка чыгарды. Чыннан да, авылда тырышлыгы, булдыклылыгы белән башкалардан аерылып тора иде ул. 1959нчы елда кушылдык без аның белән, – дип сөйли Рәшидә апа. Бәхетле гаилә барлыкка килә ул чагында авылда. Ир белән хатын бер-берсен аңлашып, яратышып гомер кичерәләр. Уртак балалары туа. Хатыйм ага тормыш иптәшенең беренче иреннән булган баласын да үзенекедәй ярата. Рәшидә апа әйтмешли, аңарга ул кайчагында уртак балаларга караганда да игътибарлырак була әле. Рәшидә апа сөеклесенә ике бала бүләк итә. Бүген алар уллары Гафур һәм киленнәре Ләйсән тәр- биясендә яшиләр. Каенанасын да бик сагынып искә төшерде Рәшидә апа. –Аның белән уртак тел табу, серләрне уртаклашып яшәү эзсез югалмады. Чөнки каенана безнең тормышка кысылмады. Шулай булгач, минем дә улымның гаиләсендәге кимчелекләрне тикшерергә, тырнак астыннан кер эзләргә хакым юк, – ди ул. Шуңадырмы, әңгәмәбез вакытында “темадан читлә- шеп“, килене турында мактау сүзләрен кызганмады. Үз кызыдай якын күрә ул аны. Ләйсән дә аның турында: –Монда килен булып төшкән көннән бирле иминлектә, тынычта яшибез. Әнинең миңа тавыш күтәргәнен анык кына хәтерләмим. Ка- йчагында ирем берәр канәгатьсезлек белдерә калса, каенанам мине яклый да әле. Ничә ел бу гаиләдә яшимен, кайчагында әти белән әнинең бер-берләренә булган мәхәббәтләренә, хөрмәтләренә көнләшеп тә куям. Оныклар өчен дә менә дигән тәрбиячеләр булдылар алар, – дип сөйли. Җиде оныклары һәм биш оныкчыклары өчен сөенеп бетә алмыйлар Фәләхиевлар. Өлкән яшьтә булгач, бүген күбрәк өйдә генә утыралар алар. Мин Фәләхиевларның гаиләләренә, аларның бердәмлегенә, балаларының әти-әниләренә булган игътибар-хөрмәтенә сокланып туя алмадым. Тагын да озак кына бала-оныклары хөрмәтендә яшәргә язсын иде Ходай аларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International