Без дөньяга аваз салган мизгелләрдән алып соңгы сулышыбызга кадәр алар безнең белән янәшә атлыйлар. Алар – иң мәрхәмәтле, шифалы һөнәр ияләре. Аңлагансыздыр, сүзнең кемнәр турында барганын: медицина хезмәткәрләре турында әйтүем.
Аны амбулатория коридо- рында бераз көтеп утырырга туры килде: чакыру буенча авылдагы бер авыру янына киткән булган икән. “Мондый чакырулар еш була. Күп очракта Нургаяз Касыймович пацентлар янына үзе бара,“–диделәр биредә хезмәт куючы ак халатлы ханымнар. Озак та үтмәде без көткән кеше дә кайтып керде. Ишектән керә-керешкә ул: “Кызлар, кешеләр күпме? Бераз көтеп торсыннар, хәзер кабул итә башлыйм.“ Коридорда шунысына игътибар иттем, кабинетка керер алдыннан йөзләрендә борчылу эзләре булган клиентлар табиб яныннан инде елмаеп, канәгать йөз белән чыктылар. Безнең “чират“ җитеп, аның кабинетына керүгә беренче булып: –Яңа гына чыккан бер абый Сезгә керер алдыннан бик кәефсез утырган иде. Ишек- тән исә елмаеп килеп чыкты. Моның сере нидә икән? – дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым. –Кешеләр бит табибка проблемалары булганга киләләр. Ак халатлыларның берсе дә начарлык теләми. Без чирнең сәбәбен эзлибез, дарулар язабыз, дәва- лау билгелибез. Файдалы киңәшләр бирү дә комачау итми. Без бит пациентларны социаль статусларына, яшьләренә, холык-фигыльләренә карап аермыйбыз: болай эшләргә хакыбыз да юк. Өстеңә ак халат кигәнсең, Гиппократ анты биргәнсең икән, кешенең кем, авыруы нинди булуга карамастан, без аның сәламәтлеге һәм тормышы өчен көрәш алып барырга бурычлыбыз, – дип җавап бирде Усали амбулаториясе мөдире Нургаяз Мифтахет- динов. Тумышы белән Түбән Сон авылыннан ул. Кечкенә чагында табиб булырмын, дигән уй башына да кереп карамаган аның. Абыйлары авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлаганнар: зоотехник, ветеринария табибы. Инде бераз үсә төшкәч ул, кешеләрне дәвалаучы булырга ныклы карарга килә. Туган авылында – сигезьеллык, Усалида урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау профилактик факультетына укырга керә. Алты ел анда белем алгач, бер ел башкалабыз Казанның 9нчы хастаханәсендә интернатураны уза. Бер елдан юллама буенча безнең районга җибәрәләр. 1982нче елның август аенда ул Усали участок хастаханәсендә эшли башлый. Кайчандыр 50 койкалы булган учреждение үзенең табиблары, шәфкть туташлары белән тирә-як авыллар халкы арасында хөрмәт казана. Нургаяз Ка- сыймович та, эшли башлавының беренче елларында ук, пациентлары арасында яраткан табибка әверелә. Менә дигән гаилә башлыгы да ул. Тормыш иптәше белән утыз елдан артык иңгә-иң торып кешеләрнең сәламәтлекләре сагында торалар. –Казанда эшләгәндә, Буа медицина училищесын тәмамлап эшкә килгән, шул районның Адав Толымбай авылы кызы Румия исемле бер чибәргә күзем төште. Лирик телдә әйтсәк, бер күрүдә үзенә гашыйк иттерде ул. Мин Усалига кайтып киттем, ул башкалада калды. 1983нче елның гыйнварында гаилә кордык. Ике малай тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Салават Түбән Кама шәһәре тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкара. Кечебез Нияз безнең юлны сайлады: Казан дәүләт университетының дәвалау факультетын тәмамлады, бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә эшли. Аллага шөкер, оныклар шатлыгын да тою насыйп булды инде: өч оныгыбыз бар. Ял көннәрендә үзебезгә чакырабыз, бергәләп бакчада эшлибез, ял итәбез, күңел ачабыз, бабай һәм әби буларак, бергәләп, “ни өчен, нигә?”ләргә җаваплар эзлибез. Билгеле, эштәге барлык кыенлыкны амбулаториядә калдырырга тырышабыз. Өйдәгесен үзем белән эшкә алмаска, дигән принциптамын. Әмма бу һөнәрем, эшем күптән яшәү рәвешенә әйләнгән инде, теләсәң-теләмәсәң дә ияреп кайта ул. Шатлыгы да, хәсрәте дә. Ә җанга дәва – гаиләм, балаларым. Румия белән икебез дә мәшгуль булганлыктан, өйдәге мәшәкатьләрне эштән соң бергә башкарабыз. Бакчабыз да зур. Бәрәңге, төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәк түтәлләре арасында кайнашып, вакыт узганын сизмичә дә калабыз. Ышанасызымы-юкмы, утыз елдан артык эшләү дәверендә еракка ял итәр- гә ике мәртәбә генә бардык: 1988нче елда Румия медицина хезмәткәрләре арасында уздырылган бер конкурста җиңгәч, Мәскәүгә туристик путевка белән бүләкләнгән иде. 2015нче елда Төркиягә бару бәхете тәтеде. ...Табиб булу җиңел түгелдер ул. Аның каршында утыра торган пациент кемнеңдер якын, кадерле кешесе бит, аны өендә көтәләр, ачык йөзле, күтәренке күңелле булуын телиләр.