Һөнәргә мәхәббәт көчле итте.

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Яр буйлап барам, “үземнең“ урынга ничек узып булганын караштырам. Тирә-юнь ял итүчеләр белән тулган. Көн кызу, кояш күзләрне камаштыра. Музыка уйный, бала-чагалар чыркылдый, өлкәннәр үзара нәрсәдер сөйләшәләр. Курортка килүчеләрнең башларына басмыйча, ак комнан ничек узарга соң?! Кисәк миңа бик тә таныш булып тоелган хатын-кыз тавышы эндәште. Монда, өйдән меңәрләгән километр ераклыкта, миңа кем исемем белән эндәшергә мөмкин? Уйларга да өлгермәдем, яныма Фая килеп басты. Фая Степанова – хирургия бүлегенең элекке шәфкать туташы. Истәлекләрем ташыды...

1986нчы ел – киләчәккә иң яхшы өметләр баглаган ел. Хирургия бүлегендә җиденче елымны эшлим. 1986нчы елны мине өлкән шәфкать туташы итеп күчерделәр. Бүлегебезгә яшь хирурглар, шәфкать туташлары һәм санитаркалар килде. Яңалык кертәбез. Һөнәргә багышлау идеясе туды. Яшь белгечләргә хирургиянең – авырту, скальпель, авыр хәлдәге сырхауларны карау гына түгел, без бердәм коллектив икәнне дә күрсәтәсе килде. Ул чакта бүлекчә коллективы шундый, бездә 8 хирург эшли иде! Тәҗрибәле шәфкать туташлары Венера Солтановна Гыйлаева, Зәйтүнә Мостафовна Мөхәммәтҗәнова минем тәкъдимне хупладылар. Яшь хирурглар да мондый бәйрәм үткәрүгә теләктәшлек белдерделәр. Ординатор бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән, бөтен җирдә чәчәкләр, музыка уйный. Бирегә яшь хезмәттәшләрен хөрмәтләргә бүлекчәбез хезмәткәрләре, администрация вәкилләре җыелды. Остазларны, хастаханәнең шәфкать туташлары советы әгъзаларын, ветераннарны да чакырдык. Җыелганнар- ны Гиппократ сәламли, аның ролен яшь хирург Малхаз Васильевич Тибилов баш- кара. Ул Гиппократ заманнарындагы кебек киенгән иде. Һәр яшь белгечкә ап-ак халат һәм бүләк тапшырды. Һөнәргә багышланучылар үз бурычларына тугры булырга, чисталыкның, кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торуның, гомер ахырына кадәр һөнәреңә тугры калуның символы булган ак халатны намус белән киеп йөрергә ант иттеләр. Аннан “Әйдәгез, егетләр, әйдәгез, кызлар“ конкурсы башланды. Монда да бөтенесе дә: бүлекчә табиблары да, шәфкать туташлары да, санитаркалар да катнашты. Сорауларга җавап бирделәр, үзләренең аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Палата шәфкать туташы Роза Гыйльметдиновна Низамова яшь хезмәттәшләренең җавапларын игътибар белән тыңлап тора. Ул – бу конкурста жюри әгъзасы. Бу хатын туган авылына тугры булып, Югары Ушмада яшәвен дәвам итеп, хирургиядә озак еллар эшли инде. Яшь кызлар, үз өстәлләрен әзерләп бетереп, салат әзерләүдә соңгарак калган яшь хирургларга булышырга керештеләр. Күр әле! Малхаз Васильевич белән Раиф Фоатович нинди матур салатлар ясадылар! Алдагы елларда да конкурслар күп үткәрелде, әмма монысы хәтергә гомер буена уелып калды. Нәкъ менә шушы елны безгә эшләргә Комазан башыннан өч кыз – Аня, Фая һәм Таня, Түбән Ушмадан Резеда кил- деләр. Алар безнең дус һәм бердәм коллективка тиз кушылып киттеләр. Бездән дә күп нәрсәгә өйрәнделәр. Өч елдан соң өчесе Яр Чаллы шәһәренә барып урнаштылар, бүген дә медицинаның иң катлаулы участокларында – балалар реанимациясе бүлекчәсендә эшләүләрен дәвам итәләр. Ә Резеда, кияүгә чыгып, Төньякка китте. Хәзер дә, мине танып, теге чакта без һөнәргә багышлаган шәфкать туташы яныма килде. “Үзебезнекеләр“ өчен горурлык белән тулдым. Болар – безнекеләр! Алар курыкмадылар, үз һөнәрләренә тугры калдылар. Бергә эшләгән елларыбызны, хезмәттәшләребезне искә алдык. ...Без М-7 трассасы белән янәшә яшибез. Башка өлкәләрдән булган пациентларыбызның савыгып бетмичә өйләренә кайтып китә алмаган чаклары да булды. Бөтен кешене дә туганнары алып кайтып китә алмыйлар. Безнең коллектив андыйларга юлларына акча җыеша, өйләреннән киемнәр алып киләләр иде. Безгә кеше кайчагында аварияләрдә телгәләнгән, янган киемнәре белән китерелә. Сиксәненче еллар ахырында хирургиягә бик авыр пешү белән бер бала китерелде. Ул чакта реанимация бүлекчәсе юк иде. Авыр хәллеләр дә бездә ятты. Хезмәткәрләр җитәрлек булганда, авыру янында ешрак булырга, әти-әниләренә киңәшләр бирергә, аларга авыру баланы карарга ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар һәм шәфкать туташлары палатадан чыкмадылар. Мөмкин булмаганнар да эшләнде. Сабый гына исән калсын. Аның әти-әниләре үзләре дә мондый кайгыдан сыгылып төшкәннәр иде. Гел елау, бөтен тәне бинтлар белән уралган. Малай кухняда пешкән булган икән... Ул исән калды! Хәзер реанимация бүлеге бар, диярсез. Бар шул. Әмма реанимация хезмәткәрләре дә эшкә чумган. Безнең бүлекчәдә ике табиб эшли. Ике табибка көндез дә, төнлә дә операция ясарга кирәк, үз бүлекчәләрендәге авыр хәлдәге сырхаулар да бар әле. Бу табибларга исән вакытларында һәйкәл куярга мөмкин. Кызганычка каршы, реаниматологиягә яшьләр бармый. Реанимациядә яки хирургиядә табиб карьерасын башлаган белгечкә кабат бөтен башка бүлекчәләрдә сорау зур була. Практика планында бу бик дәрәҗәле, күп нәрсәгә дә өйрәтә. Бу бүлекчәләрдән курыкмагыз, яшьләр! Реанимация бүлекчәсе табиблары Еле- на Николаевна Новоселова һәм Хабибулло Рөстәмович Муродов – безнең хастаханәнең үзәге. Аларга тиңләшегез! Реанимация бүлекчәсенең һәр шәфкать туташы һәр чакта да бөтен кешегә ярдәм күрсәтә ала. Безнең вакытта шәфкать туташы - анестизистка Зәйтүнә Мостафовна нәкъ әнә шундый иде. Ашыгыч операцияләр вакытында ул үзе наркоз бирде. Ашы- гыч очракларда көтәргә ярамый һәм табиб-хирург- лар аның ялгышмаячагын белеп тордылар. Кызга- нычка каршы, туксанынчы еллар башында бөтенесе үзгәрде. Кадрларны опти- мальләштерү башланды, бүген дә моны беркем дә аңлый алмый әле. Бигрәк тә медицинага ул нигә кирәк булгандыр? Шәфкать туташы карамагында 15 авыру түгел, ә 40 кеше икән, аннан пациентларга нәрсә көтәргә кала соң? Медицина хезмәткәрләре белән авырулар арасын- да аңлашылмаучылыклар шуннан килеп чыга да инде. Хезмәттәшем белән очрашу миңа дус коллективыбызны искә төшерде. Бердәм, үза- ра ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, һөнәре- безне яратып эшли идек. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан иңгә-иң торып, халыкны сәламәтләндерү хакына мәшәкатьле юлларны бергә узган бөтен хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәсем килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International