Җиңү көненә «Нәфис» фондыннан 6 000 бүләк җыелмасы җибәрелгән

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан “Нәфис” фонды хәйрия акциясе үткәрде: Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм бәйрәм чараларында катнашучыларны котлау өчен, көнкүреш химиясенең 6 000 җыелмасы тапшырылган.

Һәр бүләк җыелмасына кер юу порошогы, савыт-саба юу өчен сыек чара,  һәм "Нәфис Косметикс" компаниясеннән   сабын керә. Продукциянең гомуми авырлыгы 10,5 тоннадан артып китә. Бүләкләр Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарына, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Саба районнарына җибәрелде. Муниципалитетлар администрациясе халыкка бүләкләр тапшыруда ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, “Нәфис” хәйрия фонды РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 2023 елның көзендә оештырылды. Ул шулай ук РФнең атказанган тренеры Владимир Алекно кергән фонд советын җитәкли. Попечительләр советы составында - «Нэфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru электрон почтасы аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International