Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге сәркәтипләре белән чираттагы җыелыш узды.

2017 елның 23 июне, җомга

2017 нче елның 22 нче июнендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина  28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән чираттагы җыелыш уздырды,республика, район, шәһәр буенча гражданлык хәле актларының ахыргы 5 ай күрсәткечләре һәм алдагы  сәгатттә  узган видеоконференция яңалыклары белән таныштырды. Иң төп сорауларның берсе булып июнь аенда үткән юстиция министрлыгы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре булды.

Шулай ук, Фәния Салихҗан кызы  сәркәтипләрне алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

  Алда торган бурычлар : оцифровка һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән  25 нче августта булачак гаиләләр очрашуына кандидатлар эзләү турында сөйләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International