Дуслыклары озакка җитәр.

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Беренче булып монда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча “Нурлы алан“ татар телле балалар сменасы эшлиячәк. Бу сменада ял итүчеләрнең яртысы чамасы Россиянең дистәгә якын төбәкләреннән (Киров, Төмән, Свердловск, Курган өлкәләре, Башкортостан, Удмуртия һ.б.) килгәннәр тәшкил итә. Безнең районнан – ун бала. Унсигез көндә ял итүчеләрнең бер генә дә буш вакытлары юк диярлек. Татарстанның танылган шәхесләре белән очрашулар, интеллектауль уеннар, спорт ярышлары, мәдәни һәм башка чаралар уздыру каралган. Бирегә Исламия Мәхмүтова, аның кызлары Ләйсән һәм Лилиянең, тугра һәм шәмаилләр ясау остасы Нәҗип Нәккашның, биюче Григорий Сергеев- ның, ТНВ каналы журналистлары Гөлия һәм Алия Садыйковаларның, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының, Мамадыш районы сәнгать осталарының килүләрен зур түземсезлек белән көтәләр. Һәр көннәре, сәгатьләре минутына кадәр файдалы чаралар белән бүленгән булуга карамастан, малайлар һәм кызлар гүзәл табигать почмагында, мул сулы Чулман буенда урнашкан лагерьга эләгүләренә сөенеп бетә алмыйлар. Аларның берничәсе белән аралашырга туры килде. Тукай районының Түбән Суыксу авылыннан килгән Ләйсән Ямалова җәйге лагерьда тәүге мәтәбә генә ял итә икән. –Һәр җәйне мәктәп яны лагеренда уздыра идем. Әле килүебезнең беренче генә көне булуына карамастан, хисләремне һаман да җыеп бетерә алмыйм. Көндез койган яңгыр да “Кама“ урнашкан табигать кочагына хозурланырга комачау итә алмады. Без бирегә сый- ныфташым Диана Мостафина белән килдек. Аның Яр Чаллыдагы “Круговорот“ лагеренда ял иткәне бар иде инде, – ди быел туган авылы мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлаган кыз. Киров өлкәсе, Малмыж районының Татверхгоньба авылыннан килгән кызлар да үзләренә шундый бәхет иңүләренә ышанып бет- миләр. Мәктәпкә “Кама“ лагерена юллама барлыгы турында хәбәр килгәч, күбесе аңардан баш тарткан. –Авылга кайткач, биредә күргәннәрне энәсеннән җебенә кадәр сөйлиячәякбез. Киләсе елга юллама булса, килүчеләр тагын да артыр, дип ышанабыз, – диләр алар. Азнакай районының Югары Стәрле авылыннан быел 8нче сыйныфны тәмамлаган Мансур Төхфәтуллин өчен лагерьлар ят түгел икән. “Кама“да ул рәхәтләнеп ял итәчәгенә, күп дуслар табачагына ышана. Мансур спортчы да: татарча көрәш белән шөгыльләнә. –Иң беренче булып тер- риториядә спорт мәйданчыгының бармы-юкмы икәнлегенә күз салдым. Сөбханалла, менә дигән мәйданчык та бар. Физик күнегүләр дә ясарга, футбол, волейбол уйнарга да шартлар тудырылган, – ди егет. Лагерьга кергәндә малайлар һәм кызлар үз төбәкләренеке белән генә аралашкан булганнардыр. Без биредә булганда инде аларны бүлмәләргә урнаштырып бетергәннәр иде. Шунысына игътибар иттем: бүлмәләрдә төрле төбәкләрдән килгәннәрне бергә урнаштырганнар. Лагерь территориясендә төркем-төркем булып йөргән, йөзләрен елмаю чаткылары баскан балаларны күргәч, унсигез көн дәвамында алар арасындагы дуслык ныгып кына калмыйча, алга таба да өзелмәс, дип ышанып әйтергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International