СҮНМӘС ДӘРТ.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Сыйфатлы яшәүнең инде әллә кайчан табылган кагыйдәләре бар: тырышлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, теорияне практика белән тыгыз бәйләү, тирә- юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, бөек кешеләрдән үрнәк алу, һәрчак үзең булып калу... Хәсәнша авылында туып-үсеп, Свердловск өлкәсенең Артемовск шахталарында күмер чапкан, районыбызның Су-Елга, Албай, Ишки мәктәпләрендә укыткан, “Маяк“ колхозында агроном да булып эшләгән мәгариф ветераны, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе, тиздән 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк МАРСЕЛЬ МИРЗА улы ДӘҮЛӘТШИН белән очрашып-сөйләшкәч, әлеге тормыш фәлсәфәсен күңелемдә тагын бер кат яңартырга мәҗбүр булдым. Һәммәбез сабак- үрнәк алырлык нәрсәләр бик күп Дәүләтшиннарның Муса Җәлил урамында урнашкан мәһабәт йортында. –Марсель Мирзиевич, бу кишерләрегезнең арасын линейка белән үлчәп уты- рттыгызмы әллә?! – шахмат тактасы шакмакларында утырган фигуралар сыман үсентеләрне күргәч, шулай дип сорамыйча түзмәдем. –Сирәкләдем, һәркайсы- на үсәргә тиешле мәйданы кирәк бит аның,–дип көлем- серәде ул. – Менә карлыганнарның да сортын алыштырдым әле быел. Бөгелмәдә яшәүче һәвәскәр бакчачы Франс Хәлилов “Ирек мәй- даны“ газетасында махсус рубрика алып бара. Редакциядән телефонын сорап алып, аның белән элемтәгә кердем. Үсентеләрне почта аша җибәрде, чыннан да, бик хәстәрле, төгәл кеше, чын бакчачы икән. “Лентяйка“, “Экзотика“, “Лучия“ сортлары күкрәп уңачак, җәй көне карлыганга килерсез...

Бакчада шау чәчәккә күмелгән алмагач, чия куакларын, теплицада күкрәп үскән помидор, кыяр кәлшәләрен, кукраешып утырган суганнарны, күпләгән чәчәк клумбаларын, искиткеч тәртипне тагын бер кат күздән кичерәм дә, хуҗага тагын бер кат соклануымны белдерәм. Шулай булмый ни: каршымда данлыклы “Ишки Мичурины“ басып тора ич! Заманасында мәктәп яны тәҗрибә участогында зур уңышлар казанган, республикада дан тоткан, яшь натуралистларның һәм биология укытучыларының республика слеты; берничә тапкыр авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәп директорлары, биоло- гия укытучыларының һәм мәктәп яны тәҗрибә уча- стоклары мөдирләренең семинарлары үткәрелгән мәктәпнең биология укытучысы –“РСФСРның халык мәгарифе отличнигы“ бит ул! Ишки мәктәбенә ул елларда меңнән артык төп җимеш агачлары утыртыла, 37 төрдәге чәчәк үстерелә. Россиянең урта полосасын- да үсүче кыр культуралары, дару үләннәре бүлекләре, дендрарий булдырыла. Әле- ге плантацияләр барысы да үрнәк тәртиптә тотыла. Ирешелгән уңышлар өчен мәктәпкә мини-трактор һәм укыту әсбаплары бүләк итәләр. Сугыш ветераннары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм авылның мәдәният йорты каршында аллеялар шаулап үсә. Авыл халкы өчен Арча питомнигыннан җиләк-җимеш агачлары кайтартыла. Сыерчык ояла- ры, кошлар өчен җимлекләр авылга гына түгел, урмандагы агачларга да асыла. Аның укучылары биология буенча районда беренче-икенче урыннарны бирми, күпләре биология укытучылары, табиблар, агроном һәм әлеге фән белән бәйле башка өлкәләрне сайлыйлар. “Белем“ җәмгыяте беренче ел оешмасының җитәкчесе буларак та Марсель Мирзиевич халык арасында пропаганда эшләрен киң җәелдерә, авыл мәдәният сараенда, терлекчеләр, механизаторлар йортларында даими рәвештә төрле кызыклы темаларга лекцияләр укый. Искә алырлык хатирәләр бик күп... Баскычта пәйда булган хатыны Асия апа белән серләребез тагын да килеште. Болдырдагы эскәмиягә утырып озак әңгәмә кордык без аның белән. –Үзе төскә-биткә чибәр, яхшы холыклы, тәртипле, гармунчы, акчасы күп шахтер егет белән 9 көн йөрдек тә, өйләнештек. 58 ел бергә гомер итәбез. Артемовск каласына ияреп тә киттем. Ике баланы шунда үстереп, туган якка кайттык.Ишки мәктәбендә директор Николай Васильевич Нестеров бер йодрыкка, йомгакка тотып эшләтте безне, җил-яңгыр тидермәде, эшләгәнне күрә белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International