Мамадыш районы хәрби хезмәткәре махсус хәрби операция зонасына  районыбыз флагы белән китте

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

 Бер ел элек  махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташыбыз Айдар гуманитар йөк белән  районыбыз флагын җибәрүне сораган иде. Ул аны үзләре яши торган   блиндажда беркетергә хыялы барлыгын әйткән иде. Без аңа флагны  ялга кайткач шәхсән үз кулларына  тапшыру турында килештек. Өч атна элек якташыбыз ялга кайттты.  Район башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты һәм камуфляж костюм, матди ярдәм, солдат җыелмасы, саклаучы плащ, демисезон ботинкалар алды. Мамадыш Промкомбинаты һәм шәхсән аның  җитәкчесе Роберт Сабиров исеменнән Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте  районыбыз  флагын махсус хәрби операция зонасына китәргә берничә сәгать кала Айдарның кулларына тапшырды. Шулай итеп, якташыбыз Айдар махсус хәрби операция зонасына    районыбыз флагы белән китте!

Без якташыбызга нык сәламәтлек, исән-сау җиңү белән районыбызга  әйләнеп кайтуын телибез! Бу тыйнак бүләк безнең батыр егетләребезне сакласын, аларга  көч биреп торсын  дигән теләктә калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International