Соя Мамадыш туфрагына җайлаша.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

–Ильяс Габделхаевич, быелгы яз кыштан аерылып китә алмый бугай. Май уртасында да карлар, бозлар явып уза, бүген иртән кырау төшкән иде. Аларның уҗымнарга, быел чәчәргә өлгергән орлыкларның шытымнарына зыяны юкмы? –Юк. Май аенда көннәрнең салкын торуы туфрактагы дымны саклый. Майның бе- ренче яртысында явым-төшемнәр 33 миллиметрга җитте. Бу да – бик яхшы. Быел туфрак, кайбер еллардагы кебек, катып калмады. Уалып тора. Яңгыр явып китә икән, агрегатларны паркка алып кайтып йөрергә кирәкми. Аларны басу читендә, җир өсте кипшерүгә үк кереп китү өчен, әзер тотарга кушабыз. Хәзер хуҗалыклар күбрәк югары җитештерүчәнлекле чәчкечләр, чәчү комплекслары белән эшлиләр. Туфрак әзерләү җайланмалары да яңартыла. Шуңа күрә, кыр эшләре сузылмый хәзер. 25нче майдан да соңга калмыйча бөтен чәчү эшләрен төгәлләү бурычын куябыз. Бөтен сабан культуралары планлаштырылган мәйданнарның яртысында чәчелде инде. –Бу салкын көннәр чүп үләннәрнең чыгуын да тоткарлагандыр? –Әйе. Солыча чыга гына башлады әле. Хәзер бөтен басуларны да башта культивацияләп, аннан тырмалап чәчәбез. Көннәр җылыта башлауга, чүп үләннәр дәррәү баш калкытачаклар. Чәчүлекләрне, шикләнмичә, шытымнар күренгәнче һәм шытымнар чыккач тырмалауны оештыру аларны юк итүдә нәтиҗәле чара булып Соя Мамадыш туфрагына җайлаша исәпләнә. Кабат химик препаратлар кулланырга кирәк булачак. –Быел чәчүлекләрнең структурасында үзгәрешләр бармы? Нинди яңа культуралар чәчәләр? –“АПК “Азык-төлек программасы“ ике йөз гектардан артык соя, “Омар“ агрофир- масы алтмыш гектар нут чәчмәкче булалар. Алар икесе дә–җылы ярата торган, аксымга бай культуралар. “Семиозерка“ соңгы елларда җитен белән яхшы эшли башлады, кыш көне аның орлыгын чит илләргә дә сатты. Чөнки ул – кыйммәтле культуралар исемле- гендә. Быел да бер мең гек- тарга якын чәчәргә исәпли. “Старый мельник“ җәмгыяте аны 120 гектарда чәчеп куйды инде. Соңгы елларда районыбызда май культураларыннан көнбагыш белән яхшы гына эшли башладылар. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте аны–өч мең, “Омар“ агро- фирмасы бер мең гектардан артык үстерергә исәпли. “Агроимпекс Казыли“ агро- фирмасы Албай, Уразбахты, Катмыш басуларында яхшы гына эшләп китте. Быел да биш йөзәр гектар чәчәргә җыена. Уңышын май сыгу максатыннан җыеп алу өчен, көнбагыш районда быел алты мең гектарга якын үстереләчәк. Яңа культуралардан, “Омар“ агрофирмасы быел бер мең бер йөз гектардан артык горчица да чәчәргә планлаштырды. Соңгы елларда алар рыжик культурасы белән дә яхшы шөгыльләнәләр. Көздән тугыз йөз гектар чамасы чәчеп калдырганнар иде, җиде йөз гектары яхшы кышлады. Элекке елларда хуҗалыклар вика белән яхшы эшлиләр иде. Соңгы елларда аңа игътибар кимеп китте. Әмма быел “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте аны 250 гектар чәчеп куйды. Ул да–безнең шартларда яхшы уңыш бирә торган, терлекләр рационында алыштыргысыз культура. –Кукурузны орлыкка сукты- руга игътибар артамы? –“АПК “Азык-төлек программасы“ аны орлыкка суктыру өчен җиде мең гектарда үстерергә җыена. “Азык- төлек корпорациясе“ дә ике йөз гектар чәчәчәк. –Сөрү җирләренең һәр гектары эшләргә тиеш. Быел чәчелмичә калган җирләр булмаячакмы? –Җир чәчелмичә калырга тиеш түгел. “Омар“ агрофирмасы агымдагы елда чәчүлекләрен күпкә арттыра. Катмыш фермерлары да авылдашларының пай җирләрен алырга сөйләштеләр. Түбән Кыерлы басуларында Шәмсетдиновларның крестьян-фермер хуҗалыгы эшли башлады. Көздән байтак кына мәйданнарда арыш чәчеп калдырдылар. Владимир басуларына “Агроимпекс Казыли“ агрофирмасы керә. Алар басуларны киләсе елда көнбагыш чәчәргә әзерли башлаячаклар. Чәчү әйләнеше буенча, кайбер басулар парга калдырылачак. Усали һәм Мамадыш агрохимикларының быел җәй известьлаячак мәйданнары да арттырылды.

Әңгәмәдәш– МИННЕВӘРИС МИНГА ЛИЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International