Бүгенге көндә Интернет белән таныш булган һәркем өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы–uslugi. tatarstan.ru алыштыргысыз Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә, сүз иярә, сүз чыгып, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы турында сөйләшә башладык. Бүлекнең башкаларга үрнәк булырлыгы бар: кабинеттагы тугыз хезмәткәр дә аннан бик актив һәм отышлы файдалана. Безнең һәр минут исәптә, һәр башкарган гамәлебез халык күз алдында булуы беркемгә дә сер түгел Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә башлаганнан бирле кулдан эш китте. Хәзер төрле учреждениеләр бусагаларын таптамыйча, су буе чиратларда тормыйча, компьютер, телефон каршында утырып кына төрле мәсьәләләрне хәл итәбез, - ди баш белгеч Марат Сәләхетдинов. Тиз, уңайлы, чиратта торасы түгел, никадәр вакыт янга кала! Бер тапкыр түләп караган кеше яңадан искелеккә кайтмый инде,– дип өстәде финанс инспекторы Гөлнара Габдерәхимова. Аңа баш белгеч Эльвира Низамова кушылды: Әйтмәгез дә, бик уңайлы һәм алыштыргысыз хезмәт. Минем биш балам бар. Игезәкләрем тугач, тормышта икеләтә тизрәк өлгерергә кирәк була башлады. Шулвакытта электрон хезмәтләрнең өстенлеген бик тиз тойдым: балалар бакчасына да чиратка ин-тернет аша гына басасың, табибка чиратка да җиңел генә языласың, субсидияләргә документларны да электрон форматта кабул итәләр. Газ, су, ут, телефон, интернет, балалар бакчасына түлисе, өйдә шоферлар күп, штрафлар да килгәли, анысын да тиз тотарга кирәк: тиешле срокларга сыешсаң, экономияләп тә була. Өйдә буш вакыт табып, бик уңайлы гына итеп диванга утырып, барысын да карта аша гына түлим дә куям. Кәгазь квитанцияләр дә җыелмый, тарихы шунда кала, кирәге чыкса, шуннан гына актарып табып күрсәтәсең. Рәхмәт халыкка шундый уңайлылыклар тудыручыларга. Әлеге портал аша бүгенге көндә 200дән артык хезмәт күрсәтелә. Республика Мәгьлүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкил- ләре әлеге сервисны даими рәвештә камилләштерү юнәлешендә эшлиләр. Меңләгән гражданнарга банк хезмәтләре өчен бер тиен дә чыгымланмыйча, коммуналь түләүләрне бик җиңел башкарырга мөмкинлек бирелгән. “Халык контроле“ хезмәте һәркемгә өйдә, эштә утырып кына көнкүрештәге катлаулы мәсьәләрне, күңелендәге борчу - проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Хөкүмәт тудырган әлеге уңайлыклардан безгә отышлы файдаланырга гына кала.