Росстат россиялеләрнең реаль кереме кимүе турында хәбәр итте.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның февралендә, 2016 елның феврале белән чагыштырганда, россиялеләрнең акчалата реаль кереме 4,1 процентка кимегән. Бу хакта Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы Росстат докладында әйтелә, дип хәбәр итә Российская газета.

Моңа да карамастан, реаль хезмәт хаклары ел әйләнәсендә 1,3 процентка арткан, ә 2017 ел башыннан үсеш 2,3 процент тәшкил иткән.

Росстат мәгълүматлары буенча, түләнгән уртача хезмәт хакы 35,9 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 6 процентка югарырак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International