Казан дәүләт мәдәният институтында “Әлмәндәр варислары” дигән Шәүкәт Биктимеров исемендәге II Халыкара балалар театрлары иҗат фестивале узды. Проект Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аның максаты: балалар коллективларының иҗади үсеш мөмкинлекләрен, аларның талантларын барлау. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, профессор Рафаэль Вәлиев республикада хореографик, музыкаль өлкәдә ниндидер система оешкан булып, театраль өлкәдә аның әле тиешле дәрәҗәдә булмавын ассызыклый: “Бәйгеләрдә театраль юнәлештә конферансье номинациясе генә бар. Фестивальнең теләге – театраль юнәлештә системаны баладан башлау. Максатыбыз – сәләтле балаларны барлау, үзешчән кол- лективларга ярдәм итү”,–ди. Үзешчән сәнгать – профессиональ сәнгатьнең нигезе әлбәттә. Сәләтлеләрне киләчәктә театр факультетына чакырачаклар. Бәйге кысаларында актерлык осталыгы, режиссура, сәхнә теле буенча осталык дәресләре дә уздырылган. Бәйге дүрт номинациядән гыйбарәт: драматик театр, курчак театры, нәфис сүз һәм сүзсез театр. Фестивальдә республика районнарыннан тыш, Удмуртия, Чувашия, Башкортостан һәм Монголия, Фәләстин кебек чит илләрдән дә 7-17 яшькәчә балалар катнашкан. Шундый мәртәбәле конкурста Түбән Сон мәктәбенең “Хыял“ театрының өлкәннәр төркеме беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Аны фестивальнең жюри рәисе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин үзе имзалаган. Мәктәп укучылары Зифагөл һәм Сөмбел Баязитоваларны, Гөлсылу Галимованы, Булат Мифтаховны, Халит Габидуллинны актерлык осталыгына педагоглары Зөлфирә Дәүләтшина һәм Марат Баязитов өйрәтә. Таҗи Гыйззәтнең алар сәхнәләштергән “Кыю кызлар“ әсәре тамашачылар күңеленә юл ярды.