Хыял, өмет һәм уңыш йолдызлыгы!

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Балык Бистәсе мәдәният йортында “Йолдызлык”-“Созвездие” республика яшьләр телевизион эстрада фестиваленең зона туры узды. Анда Кукмара, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнары яшь йолдызчыклары көч сынашты. Районыбызның 173 яшь артистын, аларның җитәкчеләрен өч көн буе җиде автобус белән алып барып йөрделәр. Бәйгенең бу этабы нәтиҗәләре нинди соң?

Әйе, кыш-яз айлары – республикабызның сәләтле балалары өчен чын-чынлап “урак өсте“. Юк, мәктәпләрдә уку, олимпиадалар, ярышлар, БДИга әзерлек булганга гына түгел, нәкъ менә шушы вакытта республикабызда “Созвездие –“Йолдызлык“ фестивале гөрли. 17 еллык тарихы булган республика бренды балалар һәм укытучыларыбыз алдына яңадан-яңа бурычлар куя. Монда һич үзешчәнлек белән генә чикләнеп булмый, ел саен ниндидер “мөгез“ чыгарырга, осталыкны камилләштерергә, зур эстрада сәхнәләренә чыгарга, иҗади үрләр яуларга, яшь йолдызчыкларның үз-үзләрендә ышаныч тәрбияләргә, уңышка ирешергә, яңа җиңүләр яуларга өйрәтергә кирәк. Мамадыш балалары һәм аларның остазлары көн таләбен яхшы аңлый, замана белән бер аяктан атлый. Балык Бистәсе мәдәният йортында 21нче март кичендә узган гала - концертта да гөрләтеп сәхнә тоттылар, аһәңле тавышлары, моңлы җырлары, сәнгатьле сөйләмнәре, эчтәлекле биюләре, затлы сәхнә костюмнары белән тамашачы күңелен әсир иттеләр, шаккаттырдылар алар. Биредә беренче һәм икенче урыннарны алучы яшь артистлар тагын бер кат олы “Казан“да кайнаячаклар әле. Аларга алга таба да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

“Созвездие-Йолдызлык“ фестивалендә ел саен 70 меңнән артык бала катнаша. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комитеты комиссиясе патронажы ярдәмендә уздырыла. Республика ярышлары 9 -14 апрельләрдә “УНИКС“ концертлар залында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International