БУЛДЫКЛЫ КЕШЕ ЭШСЕЗ КАЛМЫЙ.

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүгенге финанс кризисы шартларында эшсезлек кискен проблемага әверелде. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, замана синең алдыңа таләпләрне куеп кына тора. Аягөсте йоклап йөрсәң, булдыксыз булсаң, чынлап та, эшсез каласың. Тик килеп туган хәлләр агымына ияреп, кул кушырып утырырга һич ярамый, көндәшлеккә сәләтле булырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Әлеге юнәлештәге көн кадагындагы сорауларга җавапларны район мәшгульлек үзәге директоры ЛӘЙЛӘ ХӨСНЕТДИНОВА белән бергәләп эзлибез.

–Ләйлә Рафисовна, район мәшгульлек үзәгенең бу- рычлары эшсезлек проблемасын хәл итү белән генә чикләнми, сезне профессиональ әзерлек, квалификация күтәрү, гражданнарга психологик яктан ярдәм итү, социаль яраклашырга булышу кебек күпсанлы эшләр дә башкара, дип беләм. Бүгенге эшчәнлеге- гезне ничегрәк бәялисез? –Безнең үзәк–социаль ориентирлы учреждение, үз эшчәнлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2014-2020нче елларга кабул иткән һәм раслаган мәшгульлек Программасы нигезендә алып бара, ел саен бурычлар конкретлаштырыла. 2016нчы елгы төп күрсәткечләр тулы күләмдә үтәлде. Белгечләребезнең барысы да югары белемле, тәҗрибәле. Эшчәнлегебезнең “Катарсис“ программалы комплексы Хезмәт министрлыгына без күрсәткән дәүләт хезмәтен турыдан-туры күзәтеп, аның сыйфатын 55 критерийда бәяләргә мөмкинлек тудыра. Район һәм республикада барган конкурсчараларда актив катнашып, призлы урыннарны еш яулыйбыз. Эшсезлекне киметү юнәлешендә районда нинди чаралар күрелә? –Узган ел 86 гражданны Е категорияле водитель, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, 1Сны белүче бухгалтер, эш теркәүче, ПК операторы, маникюр ясаучы һөнәрләренә укыттык. Хәзерге вакытта электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, чәчтараш, эш теркәүче һөнәрләренә төркемнәр җыябыз. Декрет ялындагы биш хатын-кызга квалификацияләрен күтәрергә булыштык. Агымдагы елның 16нчы мартына мәш- гульлек үзәгенә 110 эш урынына 31 вакансия бирелгән. Алар “Работа в России“ порталына урнаштырыла, һәркөнне яңартылып тора, безнең бина фасадындагы “Бегущая строка“да чагыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хезмәт һәм мәшгульлек буенча һәр яңалык киң катлам халыкка җиткерелә. Вакансияләр ярминкәсе һәм Эш бирүче көннәрен уздыруның да нәтиҗәләре куанычлы: анда килүчеләрнең 30%ы тәкъдимнәрне кабул итә. Соңгы арада Яр Чаллы шәһәренең “Ведомственная охрана объектов промышленности РФ“ дәүләт саклау предприятиесе (ПАО “КАМАЗ“) белән актив эшчәнлек алып барабыз. Халыкның хезмәт мо- бильлелеген күтәрү өстендә дә максатчан эш бара. Әлеге юнәлештә Казанның троллейбус водительләре һәм кондукторлар күп кирәк булган “Метроэлектротранс“ предприятиесе белән эшлибез. Казанга бару һәм тулай торакта яшәү бушлай. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 5 S системасы (хезмәт урынын оптимизацияләү һәм хезмәт дисциплинасын булдыру) кертелә. Районның оешм а - п р е д п р и я т и е л ә р е , авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек 164 кешене җәмәгать эшләренә һәм вакытлыча эшкә тартырга мөмкинлек тудырды. Алар зиратларны һәм чишмәләрне чистартуда, тер риторияләрне төзекләндерүдә актив катнашалар. “Үзмәшгульлек“ программасы үзен аклыймы? Әлеге программаның максаты–эшкә урнаштыру, теркәлгән эшсезләр санын киметү, салым кертемнәрен күбәйтү. Финанс кризисы вакытында шәхси эшләрен ачу–эшсезләр өчен менә дигән котылу юлы. Кайберләре бизнесларын җәелдереп кенә калмыйча, эшсез гражданга эш урыннары да булды- ралар. 2016нчы елда әлеге программага 10 кеше кер- гән иде, алар компьютер хезмәте күрсәтү, трикотаж әйберләр бәйләү, шикәр мамыгы һәм попкорн реализацияләү, автоюу, тораклар ремонтлау, балык ыслау һәм сату буенча үз эшләрен ачтылар. Быел әлеге программага 9 кеше планлаштырылган. Шәһәр, район мәктәпләре укучылары, ФКУ колония - поселениесе тоткыннары арасында про- фориентация эшләре дә алып барасыз. Нәтиҗәсе күренәме? Әйе, монысы да – һәрчак актуаль юнәлеш. Укучыларга 772 хезмәт күрсәтелгән. Бу максатта укучыларны һәм башка дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларны һөнәр дөньясында ориентлаштыра торган уку-методик материаллары киң кулланыла, “Кем булырга“ тестлары үткәрелә, яшьләр арасында соралган һәм популяр эшче һөнәрләре исемлеге, аларны үзләштерергә мөмкин булган көллиятләр адреслары да кулларына тоттырыла. Узган ел Мобиль үзәк белән бергәләп районның ерак мәктәпләренә, “Кама“ лагерена, ФКУ “Колония-поселение“га 17 чыгыш булды. “Киләчәккә билет“ республика конкурсының район этабы уңышлы узды: балалар эшче һөнәрләре темасына дүрт номинациядә 29 эш тәкъдим иттеләр. Өченче санлы мәктәп укучысы Анастасия Потапкованың видеоролигы республика күләмендә гран-при яулады, дүртенче санлы мәктәп укучысы Владимир Пислегинның иншасы рәхмәт хатына лаек булды. Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнашты- ру мәсьәләсе ничегрәк? Узган ел район мәгариф бүлеге белән 256 укучы- га килешү төзелгән иде, аларга 320476 сум акча түләнде. Хәзерге вакытта да җәйге чорда балаларга эш бирүчеләрне актив эз- либез. Эшләүче гражданнар- ның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен контрольдә тотасызмы? Безгә район предприятие һәм оешмаларының коллектив килешүләрен уведомление белән теркәү һәм экспертиза үткәрү бурычы да йөкләнгән. Законда күрсәтелгәнчә, хезмәт хакын түләү һәм хезмәтне саклау, мөнәсәбәтләрне коллектив килешү нигезендә көйләү (безнең районда ул 64% тәшкил итә) мәсьәләләренә аеруча зур игътибар ителә. Үз вәкаләтләребез кушканча халыкка юридик ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнәбез. Оешма-предприятиеләргә закондагы хезмәткә түләү турындагы үзгәрешләр кергән искәрмәләрне та- ратабыз, консультацияләр бирәбез. Предприятие-оешмалардан эштән җибәрелү сәбәпләре анализы күрсәткәнчә, безгә нигездә үз теләге белән китүчеләр мөрәҗәгать итә, тик әңгәмә корганда, аларны бу хакта үтенүләре ачыклана. Җитәкчеләр өчен шуны ассызыклыйсым килә: хәзерге заманда эштән китү сәбәбе нигездә “ике як килешүе“, штат кыскарту буенча гына була ала, ә үз теләге белән – 100дән бер. Бүген, вакансияләр юк чакта, кешеләр эш урыннарында иң соңгы чиккә кадәр тотынып тора. Хәзер иң актуаль бурычларның берсе булып инвалидларны эш белән тәэмин итү тора. Алдыбыздагы җитди бурычларны үтәгәндә без авыл җирлеге башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре ярдәменә зур өметләр баглыйбыз. Гражданнарны хезмәт белән тәэмин итү һәм аны яклау мәсьәләләре һәрчак ТР хөкүмәте утырышларының көн кадагында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International