Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында Мамадыш гражданнарының җыены узды. Анда узган елда шәһәрдә башкарылган эшләр, быелга планнар, проблемалар турында сүз алып барылды. Җыенны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов алып барды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов үзенең чыгышын тикмәгә генә урамнардан башламагандыр. Чөнки һәр торак пункты өчен алар иң мөһим, иң кирәкле объектлардан саналалар бит. Бу юнәлештә соңгы елларда байтак эшләр башкарылды. Узган ел 6,2 километр озынлыктагы 11 урамга вак таш түшәлә, “Юл фонды“ программасы буенча Ушма яр буе, Нигъмәтуллин урамнары, “Яшьлек“ скверы, район үзәк хастаханәсе янындагы 70 автомашина куярлык мәйданчык асфальтлана. Шул ук вакытта асфальтлы берничә урамда ремонт эшләре башкарыла. Быел автобус тукталышларына, юл хәрәкәте иминлегенә дә игътибар биреләчәк. Җыенда автобус тукталышларындагы павильоннарның белдерүләр тактасына әверелүенә ризасызлык яңгырады. Ә бит моны уңай хәл итәргә мөмкин: павильоннарга махсус белдерү такталары урнаштыру комачау итмәс иде. Шәһәрдә яшәүчеләрнең артуы аның үсешенә ки- терүе беркемгә дә сер түгел. Бу инженерлык инфраструктурасын үстерүгә дә этәргеч бирә. Әлеге юнәлештә дә шәһәребездә шактый эшләр башкарылды инде. Якын киләчәктә район үзәк хастаханәсе артында, элеккеге дачалар участогында шәхси йортлар төзү мөмкинлеге тудырылачак. Ял зоналарында, Нократ яр буен ныгыту, Ушма елгасы яр буен һәм башка төзекләндерү эшләре быел да дәвам итәчәк. Шәһәргә кагылышлы яңалыклар, үзгәрешләр турында мамадышлыларны җирле матбугат чаралары даими таныштырып бара баруын. Кызганычка каршы, көндәлек матбугат белән “дус“ булмау, җыен вакытында кайбер урынсыз сораулар яңгырауга сәбәп булды. Үзарасалым акчалары җыюны алыйк. Бу турыда газетабыз, җирле радио һәм телевидение энәсеннәнҗебенә кадәр тәфсилләп аңлатты инде. Шуңа күрә, хөрмәтле шәһәрдәшләр, райондашлар, Мамадыштагы, райондагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барасыгыз килсә, “Нократ“ (“Вятка“)га язылырга онытмагыз. Җыенда су, чүпләрне җыю, полигон турында да эшлекле сөйләшү булды. Су белән тәэмин ителешкә килгәндә, бүген бу җитди проблема булып кала бирә. “ М а м а д ы ш в о д о к а н а л “ җәмгыяте узган ел барлыгы 1 миллион куб метрдан артык суны суыртып кулланучыларга биргән. Кызганычка каршы, аның яртысыннан бераз артыгына гына түләнә икән. Калганнары “акыллы башлар“ның суүткәргечләргә законсыз рәвештә тоташу, башка “хәйләкәрлекләр“ куллану нәтиҗәсендә түләү кәгазьләрендә чагылмый. Түләүгә килгәндә, бүгенге көндә җирле бюджетның оешмага – 363, башка оешма-предприятиеләрнең – 100, халыкның 2900 мең сум әҗәтләре җыелган. Җәмгыятькә аларны кайтару өчен суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Былтыр мировой судьялар аша 720 мең сум бурыч кайтарылган. Аннары халык кайчагында су юклыктан зарлана. Алар моның су, үт кәргеч линияләрдәге аварияләрнең еш кабатлануы белән бәйле икәнлекне исләреннән чыгармасыннар иде. Бүгенге көндә 146,35 километр озынлыктагы суүткәргеч торбаларның – яртысы, канализация челтәрләренең 70 проценты тузган. Былтыр оешма 123 аварияне бетерә. Кыенлыклар булуга карамастан, җәмгыять берничә урамда линияләрне яңартырга җыена. Торак-коммуналь хуҗалыгы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү проблемалары да күтәрелде җыенда. Райондагы законнарның үтәлеше, криминоген хәлнең торышы белән район прокуроры Радмир Нәдершин, РФ Эчке эшләр министрылыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Баһауов таныштырдылар. Бигрәк тә каты көнкүреш калдыклары полигоны борчу тудыра (бу турыда газетабызның алдагы саннарында укырсыз). Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, Идарәче компания җитәкчесе Нияз Мөхәммәтханов, “Мамадыш ЖКУ“ оешмасы директоры Рәис Гатиятуллин, “Мамадышводоканал“ җәмгыяте директоры Раиф Миннәхмәтов чыгыш ясадылар. Сорауларга район башлыгы Анатолий Иванов җавап бирде.