Татарстан 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерләнә.

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда республиканың янгынга каршы көрәш чорына әзерлек башланды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе федераль округы департаменты йөкләмәсе буенча, ведомствоара эшче төркем составында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның янгынга каршы сезонына әзерлеген тикшерү оештырылган.

Россия Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә республикада янгынга каршы көрәш 15 апрельдән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International