Динмөхәммәтов Галиәхмәт 2017 елнын 13 мартында узенен 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Динмөхәммәтов Галиәхмәт 2017 елнын 13 мартында узенен 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Ул 1922 нче елда Көек-Ерыкса авылында туа. 1936нчы елда укуын тәмамлый һәм колхозда эшли башлый. Башта ул төрле эшләрдә йөри, аннан соң ике ел бригадир булып эшли. 1941 елның декабрендә армиягә алына. Ай ярым хезмәтиткәч, 1942 нче елның 15 нче февралендә сугышка керә. Бу вакытта аңа 18 яшь була.

   1944 елның март аенда өскә дошман утыявып торганда Галиәхмәт абыйны партия сафына кабул итәләр, ә икенче көнне дошман пулясы партия солдатын каты яралый һәм Галиәхмәт абыйга өч ай вакытын Казан госпиталендә үткәрергә туры килә. Ә аннан соң яна данавыр фронт юллары...Дошманныкуа-куа Германиягә барып җитә Гитлер Германиясен тар-мариткәннәнсоң Японсамурайларына каршы сугышта катнаша. Уланда 1945 нче елның сентябреннән 1946 нчы елның декабренә кадәр сугыша.

Сугыштакүрсәткәнбатырлыкларыөчен “ За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За взятие Кенигзберга”, “За победу над Германией”, “За победу над Японией” медальләребеләнбүләкләнә.

Сугыштан соңгы авыр елларда Галиәхмәт абыйга төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Сугыш яралары үзләрен сиздертеп торса да, тынгысыз ветеран һаман эштә.1979 нчы елдан бирле ул “Дружба” колхозының яшел чәчелек бригадасының бригадиры булып эшли. Үзэшенә намус белән караганлыктан, ел саен мул уңыш ала, шуның нәтиҗәсендә колхоз дәүләт алдындагы бурычын үти. Бугенгесе көндэ ул Коек-Ерыкса авылында сенлесе белэн гомер итэ.

Коек-Ерыкса авыл җирлеге коллективы аны чын кунелдән гомер бәйрәме белән котлый, сәламэтлек озын гомер тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International