Казанда да югалмаячак.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Сәләтле, инициативалы, киң белемле, бар яктан да булган яшь җитәкчеләрнең берсе Алена Смирнова үз теләге белән эшеннән китте. 2011нче елдан бирле муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкарган Алена Петровнаны район хакимиятендә бик җылы озаттылар. Ул үзенең эшчәнлеген башкалабыз Казанда дәвам итәчәк. Миңа командабыздан шундый кешене җибәрүе бик авыр. Әмма, шул ук вакытта, яшь урынбасарны республика дәрәҗәсендә күрүләренә шатмын. Мин Сезнең Татарстан башкаласында югары биеклекләргә ирешәчәгегезгә ышанам. Чөнки анда сәләтне гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр шактый. Ә Сез бик сәләтле кеше, эшегезгә һәрвакытта да җаваплы карадыгыз, иң авыр мәсьәләләрне чишүдә дә яңа формалар һәм ысуллар таба белдегез. Сез эшне яратырга кирәклеккә якты мисал булдыгыз, аңа күңелегезне бирдегез. Унбиш еллык хезмәт эшчәнлегегездә районыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына сизелерлек өлеш керттегез. Безгә Сез җитмиячәксез, – диде район башлыгы Анатолий Иванов Алена Смирнова соңгы мәртәбә катнашкан район җитәкчеләре һәм активы составындагы җыелышта. Шунысы игътибарга лаек: Алена Петровна берничә мәртәбә Казанга чакыру алган иде инде. Әмма ул, төбәгенең чын патриоты буларак, районыбыз өчен эшләвен дәвам итте. Узган ел аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре“ исеме бирелде. “Мондый яшьтә андый исемнәр бик сирәк кешеләргә бирелә. Бу Сезнең профессионал икәнлегегезне тагын бер кат исбатлый,“ – дип ассызыклады район башлыгы. Ул Алена Смирновага тагын да биек үрләр яулавын теләде, истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Алена Петровна, үз чиратында, тыгыз хезмәттәшлекләре өчен җыелышта катнашучыларга рәхмәтләрен ирештерде, туган төбәген сагыначагын, аны онытмаячагын белдерде. Тагын шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, ул хезмәт эшчәнлеген “ТАТМЕДИА» АҖенең («Нократ») «Вятка» мә- гълүмат-матбугат“ филиалында башлаган иде, берничә ел аның җитәкчесе булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International