Исеме үзгәрсә дә, асылы сакланды.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

“Авыл уеннары“ район спорт бәйгеләренә узган шимбәдә нокта куелды. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелде. Иң әүвәл биш икътисадый зонада авылларның иң көчле спортчылары төрле спорт төрләреннән көч сынашты һәм иң көчлеләр финал өлешенә сайланып алынды.

Спорт уеннары башта “Авыл яшьләре“ исеме астында узды. Кызганычка каршы, исем җисемне акламады. Чөнки ярышларда катнашучыларның зур күпчелеген мәктәп коллективлары, урта яшьтәгеләр тәшкил иткәнлектән, бәйгеләрнең атамасын үзгәрттеләр. Аңа карап бу чара үзенең асылын югалтмады. Авыл спортчылары 14 төрдән “бил алыштылар“. Аларны шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп, район мәдәният йорты спорт заллары, көрәш буенча республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, шәһәр ипподромы, “Олимп“ спорт комплексы һәм Боз сарае кабул иттеләр. Һәркайда кызу көрәш барды. Быел, башка еллардан аермалы буларак, уеннарны оештыручылар ике яңа төр дә өстәгәннәр иде: таяк һәм бау тартышу. Беренчесендә ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да көч сынашты. Таяк тартышканда, “Олимп“ спорт комплексында җанатарларның тавышыннан чак кына саңгырау калмадым. Уеннарга бау тартышу нокта куйды. Әлеге төр соңгы вакытта күп кенә чараларның күркәм бизәгенә әверелеп бара. Шимбә көнне дә Боз сарае каршындагы мәйданчыкта әзмәвердәй биш ир-егеттән һәм көчле беләкле бер гүзәл заттан торган командаларга бау ничек түзгәндер. Уеннараның нәтиҗәләренә килгәндә, аларда катнашканнар арасында бүләксез кайтып китүчеләр күп булмагандыр. Ни әйтсәң дә, Мамадышка икътисадый зоналарның иң көчле спортчылары җыелды бит. Мәсәлән, Усали икътисадый зонасының чаңгычылары, хоккейчылары һәм шашкачылары беренчелекне бирмәсәләр, Кирмән зонасы командасының гер күтәрүчеләре, көрәшчеләре, спорт гаиләләре (әти-әни һәм кыз) һәм бау тартучылары көндәшләреннән өстен булдылар. Өстәл теннисы, волейбол, таяк тартышу бәйгеләрендә Красная Горка икътисадый зонасы өстенлеккә иреште. Тәкәнешлеләргә шахмат, пневматик мылтыктан ату һәм спорт гаиләләре (әти-әни һәм малай) бәйгеләрендә тиңнәр булмады. Шәдче командасының турникта тартылучылары һәм бадминтончылары беренчелекне кулларыннан ычкындыр- мадылар. Ә гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, Красная Горка икътисадый зонасы спортчылары быелгы уеннарда җиңүчеләр булдылар. Кирмән һәм Шәдче төбәкләре икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International