Мамадыш укучысы Зөһрә Фатыйхова стипендияле булды.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Шәһәребездәге 2нче санлы лицей укучысы Зөһрә Фатыйховага бүген Мансур Сафин исемендәге стипендия тапшырылды.

Россия һәм Татарстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Мансур Сафин исемендәге әлеге иганәчелек стипендиясе лицей укучыларына 2014нче елдан уку чиреге йомгаклары буенча бирелеп килә. Аңа барысы унбер укучы лаек булдылар инде. Зөһрә Фатыйхова 9нчы “В“ сыйныфында берем ала, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Стипендиянең Дипломы һәм күкрәк билгесе дә бар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International