ЗӨҺРӘ – ИҢ ЯХШЫ УКУЧЫ.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Шәһәребездәге 2нче санлы лицей укучысы Зөһрә Фатыйховага Мансур Сафин исемендәге стипен- дия тапшырылды. Россия һәм Татарстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Мансур Сафин исемендәге әлеге иганәчелек стипендиясе лицей укучыларына 2014нче елдан уку чиреге йомгаклары буенча бире- леп килә. Аңа барысы унбер укучы лаек булдылар инде. Зөһрә Фатыйхова 9нчы “В“ сыйныфында белем ала, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Стипендиянең Дипломы һәм күкрәк билгесе дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International