Беренче очрашу аншлаг белән узды.

2017 елның 10 марты, җомга

“Залда бик күп яшьләрне күрүемә бик шатмын...“ Бу сүзләрне ишетүгә, залга борылып карап, моның хаклыгына инанасым килде. “70-80нче елларның“, – җөмләнең ахырын ишеткәч, барысы да үз урынына утырды. Әйе, бүген, 6нчы мартта, район мәдәният йортының тамаша залына ул елларда “Песняры“ның искиткеч җырларын пластинкалар тузганчы әйләндергән, “Вологда“ көен гитарада уйнарга маташкан “егетләр“ һәм “кызлар“ җыелды.

 Алар үзләрен экс - “Песняры“ дип атыйлар һәм “Спадчына“ (“Наследие“) исеме астында чыгыш ясыйлар. Элеккеге леген- дар даннары белән һаваланмыйча гына экс - солистлар һәм музыкантлар – Андрей Усанов (вокал), Леонид Веренич (гитара), Сергей Шкурдзе (сугып уйнау), Андрей Щитковец (бас-гитара), Вячеслав Иса- ченко (вокал) – 2012нче елда яңа коллектив төзегәннәр. Шул ук вакытта “Песняры“ мирасының иң яхшы якларын үз иҗатларында саклаганнар. Тере музыка мамадышлыларның хистәэсирләрен кузгатты. Тулы аншлаглы зал артистларны аягүрә басып алкышлады. Чит-ят җирләрдә мондый игелекле, бик үзенчәлекле колоритлы “белоруссия“ атмосферасын тудыру җиңел түгел әлбәттә. “Спадчына“ның бөтен кыйммәте дә шунда. “Беловежская пуща“, “Олеся“ һәм “Малиновка“ны янәдән ишетеп, хәтер яңарткан тыңлаучының күңеленә барлык җырлар да хуш килде. Мәгълүм җырлар белән яңалары да бик җылы кабул ителде.

Музыкантларның Бело- руссия классикасы шагыйрьләренең җырларын башкарып, күңел чисталыгына яңа агым алып килүе, үз актуаль стильләрен табарга омтылулары ачык чагыла. Аларның музыкасы модага иярми: стиль, лирика, гүзәллек саклана. Огинскийның акапеллага башкарылган “Ватан белән хушлашу“ (“Прощание с Родиной“) полонезы Ватанга мәхәббәт гимны, ә чын күңелдән җырланган “Так будьте здоровы, живите богато…“ – ихлас хушлашу сүзе булып яңгырады. Музыкантларның истәлеккә сәхнәдән зал белән ясаган селфиы яңа дуслыкның йомгаклау аккорды булды. Ә элемтәләр ныгыганнан-ныгый бара. Район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов та бу хакта искә төшереп: “Инде ике ел рәттән Мамадыш артистлары Белоруссия җирендә үткән җыр фестивальләрендә актив катнаша, быел да барачакбыз!“ – диде. Белорусларның безнең сәхнәдә мамадышлылар белән бе- ренче музыкаль очрашуы нәкъ менә экс - “Песняры“ аша булуы–яхшы фал. Алар тагын килергә вәгъдә бирделәр, ә тамашачылар – яңа очрашуларны көтәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International