Дүсмәт авылында Ватанны саклаучылар көне быел бик истә калырлык узды. Интернационалист-сугышчы, эшмәкәр Николай Павлов призына спорт ярышлары һәм җырлы-биюле тамаша төн уртасына кадәр барды. Ял күңелле һәм оешкан төстә үтсен өчен мәдәният йорты директоры Мария Петрова, сәнгать җитәкчесе Виктор Спиридонов зур тырышлык куйдылар. Физкультура укытучысы Илмар Гыйләҗев гадел хөкемдарлык итте. Уеннарда авылның олысы-кечесе актив катнашты. Ялга яшьләр бик күп кайткан иде. Шахмат ярышларында беренчелекне Илдус Ибраһимов, шашкада Нурфания Ефимова, бильярд буенча Олег Петров яуладылар, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.