Бүген якташыбыз “ТНВ” каналында чыгыш ясаячак.

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан бүген “ТНВ-Татарстан” телеканалы концерт-тамаша тәкъдим итә. Ул Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем иҗат төркеме башкаруында булачак. Концертта якташыбыз, Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туып-үскән яшь баянчы Булат Каюмов та катнаша. Булат бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала, бер үк вакытта Миңнехановлар иҗат төркемендә дә эшли. Бәйрәм концерты 12:00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта Булат үзенең инстаграммдагы шәхси битендә язып куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International