Бу нисбәттән, ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Чөнки алар вакытында андыйларны юлның теге яки бу участогында туктатып, исерекләрне рульләрдән азат итмәсәләр, кагыйдәләргә “төкереп караучы“, руль артына хәмер йоткан килеш утырганнарның кайда да булса җитди һәлакәт ясамаячагына кем гарантия бирә ала? Бүген автомобильләрнең саны көнләп түгел, сәгатьләп арта торган чорда яшибез. Кызганычка каршы, водительләрнең сафы яшьләр исәбенә арта бара. Җилбәзәк, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тиз- лекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. “Берәр җиргә бәрелә, га- епсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар иде”,–дип каласың кайвакыт артларыннан. Әмма һәрвакыт без дигәнчә түгел шул. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетәсең... ЮХИДИ өчен юл йөрү кагыйдәләрен бо- зган өчен штрафлар түләттерү дә зур проблема булып тора. Агымдагы елның 1нче февраленә барлыгы 3,5 миллион сум штраф түләнмәгән. Шуның 900 меңе узган айда түләнгән. Әмма кагыйдә бозучылар, исерек хәлдә руль артына утыручыларның һаман да кимегәне юк әле. Соңгыларына килгәндә, агымдагы ел башыннан инде 26 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, 4 кеше кабаттан эләккәннәр. Штраф түләмәгән өчен гаеплеләрнең үзләренә, милекләренә, транспорт чараларына арест салу, мәҗбүри эшләргә җәлеп итү кебек җәзаларның барлыгын истән чыгарма- ска кирәк. Яңа закон буенча, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә кешеләр һәлак булса, иректән мәхрүм ителергә, кайбер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелырга мөмкинлекне дә онытмыйк, җәмәгать. РАФАЭЛЬ МӨБАРӘКШИН, ЮХИДИның теркәү-имтихан бүлекчәсе начальнигы: Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Узган ел район юлларында инспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган 155 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның 20се, кайчандыр инде таныклыктан мәхрүм ителүгә карамастан, руль артына утырганнар, 24 кеше кабаттан исерек хәлдә эләктеләр. Шунысы кызганыч, алар юл кагыйдәсен бозуын танымауны, качып китүне, инспекторлар тарафыннан сәбәпсез тоткарлануларын дәлилләргә тырышалар. Законнар мондый машина йөртүчеләргә һаман саен катгыйланып торса да, нәтиҗәләр әле бик сөендерми. И., унбиш елдан артык ма- шина йөртә:Кануннарның катгыйлануына бер сүзем юк. Яшерен-батырын түгел, алар шактый кешене уйланырга мәҗбүр итте. Үзегез уйлап карагыз, кемнең хәмер йоткан килеш, ЮХИДИ хезмәткәренә эләгеп, 30 мең сум штраф түлисе килсен, аннары ел ярым машинага да утырып булмый бит әле. Штраф күләме минем ике айлык хезмәт хакы, дигән сүз. Мин үзем дә изге кеше түгел: кайчагында йоткалыйм. Әмма андый вакытта машина тора торган гаражга бер адым да атламыйм. Әгәр кичә эчеп, бүген берәр кая барасы булса да, мине мылтык терәсәгез дә руль артына утырта алмыйсыз: аракы исе тиз генә бетми бит ул.