Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә 15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге узган иде. Анда Татарстан җыелма командасы составында безнең алты көрәшче катнашты. Шунысы сөенечле, беренчелектә татарстанлыларның берсе дә пьедесталга менмичә калмады. Безнең Рөстәм Ханов, Данис Хәкимов икенче категориягә кергән егетләр арасында бе- ренчелекне отсалар, Раил Хәбибрахманов белән Эльмир Вәлиуллин өченче булдылар. Илназ Димиев белән Булат Габделбәров 15-16 яшьлек көрәшчеләр арасында финалда гына оттырып, пьедесталның икенче баскычына күтәрелделәр.