“ЕЛНЫҢ ҮРНӘК ХАТЫН-КЫЗЫ”.

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсына йомгак ясадылар. Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары – барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар. Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Быел йомгаклау турына ике якташыбыз чыккан иде: “Елның үрнәк хатын-кызы” номинациясендә– Миләүшә Хәсәнова һәм “Хатын-кыз мәдәният һәм рух” номинациясендә Юлия Аполонова. Миләүшә Хәсәнова үз номинациясендә республикада җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International