ШАГЫЙРЬ БҮЛӘК БЕЛӘН КИЛГӘН.

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Кече Сон авылы мәдәният йортында күренекле шагый- рь, күп бүләкләр иясе Рафаил Газизовның иҗатына багышланган бик кызыклы, мавыктыргыч кичә үтте. Чараны Югары, Кече, Урта Сон китапханәчеләре Фир- дания Гаянова, Рузилә Хәсәншина, Фирая Гайнетдинова оештырган. Әлеге әдәби-музыкаль кичәгә Югары Сон, Кече Сон төп мәктәпләре укучылары, укытучылар, авыл халкы җыелды. Кече Сон төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Госамова әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Якташыбыз сүзләренә язылган җырлар да кичәгә ямь өстәде. Рафаил Газизов үзе дә очрашуга буш кул белән килмәгән: Кече Сон авылы тарихына багышлап яңа гына язылган шигырен тәкъдим итте, музейга бүләк итеп яңа гына басылып чыккан китапларын тапшырды. Залда утырган халык аның китаплары турында фикерләрен җиткерде, якташыбызга алга таба да иҗади уңышлар теләде. “Авыл җиренә иҗат кешеләре сирәк килә. Шуңа күрә “тере” шагыйрьне күрү, аның белән якыннан аралашу барыбызга да бик ошады. Ә Рафаил абыйның тәрбиялелек, китап укуга мөнәсәбәт турындагы фикер- ләре күпләрнең күңеленә уелып калгандыр дип уйлыйм. Мондый очрашулар тагын язсын иде“, – дип хәбәр итә Кече Сон төп мәктәбе укытучысы Ләйсирә Яруллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International