Матур парлар.

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

1966нчы елның 18нче мартында Олыяз авылында яшәүче Фәния апа белән Мирсәет абыйның икенче балалары булып дөньяга килә Рузилә. “Алма агачыннан ерак төшми“, –диләр бит. Әти-әнисе шундый акыллы, тату булгангадыр, кыз да кечкенәдән бик тырыш, тәртипле булып үсә. Парлап балалар үстерү генә насыйп булмый гаиләгә. Мирсәет абый яшьли якты дөньядан китеп бара. Фәния апа балалары өчен әни дә, әти дә була. Ул берүзе өч баланы укытып, белемле итеп, олы тормыш юлына озата. Рузилә урта мәктәпне бик уңышлы тәмамлап, Чаллы шәһәренең медицина көллиятендә белем ала, аннары БСМПның күз бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Олыяз егете Фәнис белән очрашып, гаилә коралар. “Килен каенана туфрагыннан ярала“,–диюләре дә хактыр. Каенанасы Зифа апа–бик кешелекле, кече күңелле кеше. Килене Рузилә белән уртак тел табып, матур яшиләр алар. Рузилә белән Фәнис Фәсхиевлар Мамадыш шәһәрендә гомер кичерәләр. Фәнис–Пенсия фонды идарәсендә әйдәп баручы белгеч. Бар кеше дә хөрмәт итә үзен. Рузилә–район үзәк хастаханәсенең теш бүле- гендә шәфкать туташы. Үз эшенең остасы. Авыруларга карата мәрхәмәтле, кешелекле, игътибарлы. Беркайчан синең хәлеңне сорашмыйча үтеп китмәс. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар да әти-әниләре, әби-бабалары кебек акыллы, тәртипле. Балаларыгызның игелеген күреп, матур парлар булып, гомер итегез. “Игелекле шәфкать иясе, Ак халатыңа беркайчан да “тап“ төшмәсен Рузилә! Менә шундый изге күңелле кешеләр күбрәк булып, алардан үрнәк алып яшәсәк иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International