Мамадышта чүп савытларын кар баскан.

2017 елның 3 марты, җомга

Шәһәребездәге шәхси эшмәкәрләребез дә, аларның кибетчеләре дә сәүдә нокталары ишек төбендәге чүп савытларын даими чистартып торырга кирәген оныталар. Кар күмгән савытлар да очрый.

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең атна саен була торган утырышларында нәкъ менә шушы сәбәп белән кибет хуҗаларына тутырылган беркетмәләр тикшерелми калмый, штрафлар да салына. Ә алар – вазыйфалы затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр.

Шулай ук сәүдә үзәкләре стеналарындагы рекламалар да муниципаль хезмәткәрләр, район башкарма комитеты җитәкчелеге белән килештереп бетерелмәгән әле. Комиссиянең чираттагы утырышында да, шундый берничә беркетмә тикшерелеп, административ чаралар күрелде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International